Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хәзрәт фатихасы белән

Күптән түгел Бөрбашта яктыртулы чаңгы юлы ачылды. Җәлил хәзрәт фатихасы белән башланган бу изге эш шушы дәрәҗәдә колачлы булыр диеп, авыл халкы, мөгаен, үзе дә уйламагандыр.

– Ул урынны куе чытырманлык басып бетергән, бик күңелсез иде. Авыл активистлары уйлаштык та, аны чистартып, чаңгы юлы эшләргә булдык. Ул чакта әле яктыртулы трасса турында хыялланмадык. Сигез көн өмә ясадык, аларда көн саен 40-50шәр кеше катнашты, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин. – Агачларны кистек, әрәмәлекне чистарттык. Язын исә агачларның төпләрен чыгарырга куәтле техникалар, зур суммада акча кирәк иде. 500 мең сумлык ярдәмне авылыбыздан чыккан эшмәкәр егетләр Нияз Галимуллин, Илдар Галиуллин, Бөрбаш Сәрдегәннән Габделнур Хөсәеновлар күрсәтте. Аннан соң ул урын чаңгы шуарлык дәрәҗәгә китерелде. «Башта гади чаңгы юлы ясыйк әле, авыл халкы шуамы-юкмы, шөгыльләнүчеләр күп булса, аннан яктыртуны да хәл итәрбез», – диде Нияз Галимуллин. Һәм сүзендә торды. Яктыртуны да үз өстенә алды, кар чанасы, аның артына тагу өчен кыйммәтле ике җайланма алып бирде. Иганәчеләребез бөтенесе бер миллион 500 мең сумлык ярдәм күрсәтте. 200 метр юлга таш та түшәлде, чишмәсе дә тәртипкә китерелде. Җәлил хәзрәт тырышлыгы белән ачылу тантанасы исә авыл бәйрәменә әйләнде. Балалар өчен кышкы күңел ачу уеннары-ярышлар үткәрелде, чарага килүчеләр пылау-коймак белән сыйланды. Бу матур идеяне бирүчеләргә, хезмәте, хәләл көче, матди ярдәме кергән һәркемгә без бик рәхмәтле...

Авыл халкы бик активлашты, дип сөенә Равил. Бу кышта әлеге күпернең икенче ягындагы чүплекне дә чистартырга өлгергәннәр инде. Анда исә үзара салым акчасына яр буе паркы төзергә хыялланалар. «Үзара салым акчасын быел Бөрбашта 900 әр сумнан җыярга килешкән идек, инде 90 проценттан артыгы җыйналды», – ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөрбаш авылы Хәзрәт фатихасы