Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хәзрәт ялгышасыз дип җавап бирде

Яңа туган балага корбан чалдыру йоласы гомер-гомергә булды...

Соңгы вакытта яңа туган балаларга багышлап корбан чала башладылар. Башта бер дә мондый йола юк иде бит, байлар гына уйлап чыгардымы аны, замана модасымы, әллә барлык кешеләр дә чалдырырга тиешме?

Исемем редакция өчен генә.

Рамил хәзрәт БИКБАЕВ җавабы:

– Ялгышасыз, яңа туган балага корбан чалдыру йоласы гомер-гомергә булды, ул шәригатебездә сөннәт гамәл санала. Сөннәт, димәк, фарыз, мәҗбүри түгел. Үти алсаң, савапка була, үти алмасаң, гөнаһ түгел. Бу корбан гакыйка корбаны дип атала. Гакыйка – яңа туган балага чыга башлаган чәчне аңлата. Бала туып, җиде көн үткәч, корбан чалына. Сөннәт буенча ир бала өчен ике, кыз бала өчен бер сарык чалына. Ул корбанның итен, тиресен нишләтәләр дигәндә, тиресе сәдака итеп бирелергә тиеш. Теләгән кеше тире хакы дип сәдака бирә ала. Ә итенең бер өлеше белән хуҗа мәҗлес үткәрә, икенче өлешен мохтаҗларга тарата. Хәзер күпләр бу төр корбанлыкны тулысы белән ятимнәр йортларына илтеп тапшыра. Әгәр инде кешенең корбан чалдыру мөмкинлеге юк икән, бала туып, җиде көн үткәч, баланың чәчен алып, шул чәч авырлыгы көмештән сәдака бирергә дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан