Кирәгеннән артык ашау
Организмны энергия белән тәэмин итәр өчен күп азык кирәкми. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә бәндәнең буй-сынын тотар өчен нибары берничә йотым ризык җитүе хакында әйтә.
Хәдиснең дәвамында исә, андый аз микъдар белән канәгатьләнмәгән очракта, ашказанын өч өлешкә “бүлеп”, шуның бер өлешен генә ризык белән тутырырга, икенче өлешен сыекча-эчемлеккә, өченче өлешен – һава өчен, ягъни буш калдырырга кирәклеге хакында әйтелә. Югыйсә, “...кешеләр яшәешенең кем күпме эләктерсә – шул чаклы ашый торган... ерткыч хайваннар өере тормышыннан бер аермасы да калмый”.
Статистика мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда яшәүче 7 миллиард халыкның 1 миллиарды чамадан тыш гәүдә авырлыгыннан, симезлектән интегә һәм, шул сәбәпле, ел саен 2,8 миллион кеше дөньядан китә икән. Шул ук вакытта ачлыктан, ачлы-туклы яшәгәнлектән килеп чыккан авырулардан көн саен 24 мең кеше вафат була.
Дөньяда җитештерелгән азык-төлекнең 30% (2,7 тонна) чүплеккә ыргытыла... Мәскәүдә сатып алынган ашамлыкның 23% ташлана. Рәсәй гражданнарының өчтән бере азык-төлекне кирәгеннән артык сатып ала икән. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тагын бер хәдисен искә төшерик: “Бер кешенең ризыгы – ике кешегә, ике кешенеке дүрт кешегә җитә”.
(Рамил һәм Эльмира Хисамовларның “Рамазан” ислам календареннан).
Сораштыру
Ә сез күп ашыйсызмы, азык-төлекне кирәгеннән артык күп сатып аласызмы?
–Кызганычка, әйе
–Тиешенчә, кирәгенчә генә
–Күп ашамасам да, запас белән алырга яратам шул
–Бездә исраф булмый, калганын мал-туарга ашатабыз
–Нишлим инде, тәмле ашарга яратам шул
–Бозылмый торганнарын күбрәк тә алабыз, бер утыруда ашап бетерәбез дигән сүз түгел бит бу
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев