Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күкрәк сөте могҗизалары

Ана сөтен ашап үскән балалар рахит, анемия, дисбактериоз, үпкә авыруларыннан күпкә азрак авырый ди галимнәр.

«Без кешегә ата-анасына изгелек кылырга әмер иттек. Аның анасы аны авырлык өстенә авырлык белән күтәреп йөрде һәм баласын ике елсыз күкрәгеннән аермады. Шулай булгач, Миңа һәм ата-анаңа шөкерле бул. Синең бит Минем яныма кайтасың бардыр» (Локман сүрәсе: 14)

Ана сөтенең составы

Ана сөте бала өчен бернәрсә белән дә чагыштырып булмастай ризык булып тора. Ул баланың иммунитетын көчәйтә һәм Аллаһ анда бала өчен кирәк булган барлык матдәләрне тиешле пропорциядә бар иткән. Ул туклыклы матдәләргә бик бай, анда бала үсешенә бик тә кирәк булган омега-3 кислоталары бар. Әлеге сөт бик тиз үзләштерелә, ана сөтенең температурасы бала тәне температурасына туры килә һәм ана белән баланың рухи һәм эмоциональ элемтәсен ныгыта, ә бу баланың рухи яктан сәламәт булуы өчен бик кирәк.

Сөтнең үзгәреп торуы

Ана сөтендә безне гаҗәпкә калдыра торган тагын шунысы да бар: ул бала үсү белән үзгәреп бара! Бала үскә саен ана сөтенең составы да, матдәләр күләме һәм пропорциясе дә үзгәрә, ягъни бала үскән саен сөтнең калориясе һәм туклыклы матдәләре дә үзгәрә. Бу гаҗәеп ризык 90 процент судан тора һәм аның белән бала тәненә кирәк булган чиста һәм сәламәт су да керә. Галимнәр күзәтүләре буенча, бернинди су да ана сөте кебек кирәкле дәрәҗәдә сусауны баса алмый.

Күпьеллык күзәтүләр нәтиҗәсендә ана сөте белән үскән балалар ясалма сөт ашап үскән балалардан акыл ягыннан күпкә көчлерәк һәм интеллект ягыннан күпкә тизрәк үсә дип нәтиҗә ясый галимнәр. Ана сөтен тикшерүчеләрнең барысы да ана сөте бала өчен рак авыруларына киртә булып тора дигән нәтиҗәгә киләләр. Тикшерүләр күрсәткәнчә, ана сөтенең лабораториядә махсус үрчетелгән рак күзәнәкләрен үтерүе ачыкланды. Имезү баланы гына түгел, ананы да күкрәк рагыннан саклый. Шулай ук ана сөтен ашап үскән балалар рахит, анемия, дисбактериоз, үпкә авыруларыннан күпкә азрак авырый ди галимнәр.

Марат Сәйфетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев