Көнләшү — Иблис чиредер
Бу чир безнең бүгенге җәмгыятебездә бик киң таралган, ул — көнләшү һәм көнчелек, халкыбызда икенче төрле итеп — хөсетлек, дип тә йөртелә.
Динебезнең максатла-рының берсе — кешедә күркәм сыйфатларны булдыру, күңелне тәрбияләү. Гыйбадәтнең асылы — үзеңнең нәфесеңә баш була белү. Аллаһ безгә һәрвакыт үзебезнең нәфесебезне тәрбияләргә куша. Намаз, ураза һәм башка гыйбадәтләр безне күңелебезнең чисталыгына илтергә, пакъландырырга тиеш. Тән авыруларын өйрәнгән килеш, без калеб чирләрен дә өйрәнергә тиешбез. Бүгенге вәгазебездә иң куркыныч чирләрнең берсе турында хәбәр җиткерербез, аны хәтта иблис чире, дип тә атыйлар. Бу чир безнең бүгенге җәмгыятебездә бик киң таралган, ул — көнләшү һәм көнчелек, халкыбызда икенче төрле итеп — хөсетлек, дип тә йөртелә.
Галимнәребез аңла-туынча, бу чирне төрлечә карап була. Әгәр дә кеше башкаларга карата ачык йөзле, ярдәмчел һәм үзенә теләгән кебек аларга да яхшылык кына тели икән, без аны әйбәт дип әйтәбез. Әгәр дә кеше кара күңелле, көнче, усал, тупас икән, ул шайтанныкына хас, Аллаһ риза булмаган сыйфатларга ия була. Халыкта мондый халәтне ак һәм кара көнләшү, дип тә бүләләр. Мәсәлән, кешедәге кара көнчелекне алыйк. Ул — күңелне пычрата, гыйбәдәтләребезгә зыян китерә, изгелекләребезне юкка чыгара. Монысы чирнең иң куркынычы.
Нәрсә соң ул кара көнчелек, хөсетлек? Кайчан кардәшеңдә, дустыңда, күршеңдә, иптәшеңдә, танышыңда, хәтта туганыңда берәр нигъмәтне күрдең икән, (мәсәлән, яңа машинага ия булды, сәүдәсе гөрләп бара башлады, байлыгы артты, яңа өй салып чыкты) һәм син шушы нигъмәтнең бетүен телисен. Яңа машина алды исә — бәрелсә ярар иде, сәүдәсе гөрләп бара, байлыгы арта — бөлсә ярар иде, яңа өй салып чыкты — зыян килсә иде һәм шушыңа охшаш начар фикерләрнең синең аңыңны томалый, көндәлек яшәешеңне агулап тора, дөнья шатлыкларын синнән яшерә.
Ә кешедә ак көнчелек бар икән, киресенчә — Аллаһ кемгәдер берәр нигъмәт биргән икән, моңа шатлану, синдә куану хисе барлыкка килү. Мондый кеше, күршесе, танышы, туганы яңа машина алдымы — Әлхәмдүллиләһ, әйбәт кенә йөрсен, сәүдәсе гөрләп барамы, Әлхәмдүллиләһ, сәүдәсе әйбәт кенә барсын, Аллаһ бәрәкәт бирсен, яңа өй салган икән — Әлхәмдүллиләһ, шатланып торырга насыйп булсын, дип дога кыла. Синдә ак көнчелек булганда кешеләрдә ул нигъмәтнең бетүен теләмисен, чын күңелдән куанасың. Менә бу — ак көнчелек һәм ул динебездә рөхсәт ителә.
Ә менә башындагы начар уйлары аркасында хөсетле кеше һәрвакыт тынычсыз булыр, аның тормыш рәхәте качар, тынычлыгы бәхетен «ашап» бетерер. Ләкин көнче кеше моны үзе сизмәс. Абу Дауддан килгән Пәйгамбәребез (с. г. в.) хәдисендә: «көнчелектән ерак булыгыз, көнләшмәгез, дөреслектә көнләшү, ут утынны яндырган, ашаган кебек, кылган изге гамәлләрнең әҗерен юкка чыгара», дип әйтелгән. Пәйгамбәребез (с. г. в.) икенче хәдисендә болай дигән: «Бөтен кешеләр дә көнчедер. Ләкин, кулы вә теле белән көнләүне күрсәтмәсә, ягъни тышка чыгармаса, бу көнчелек кешегә зарар итмәс».
Көнчелек, хөсетлек һәрвакыт җәмгыятьтә үч итү вә дошманлык китереп чыгара, кешеләр арасында хөрмәт, сөю вә мәхәббәтне бетерә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) «Кешеләр көнләш-мәсәләр, тынычлык вә яхшылык эчендә яшәрләр иде», дип әйткән. Шуның өчен дә мөмкин кадәр көнчелектән ерак торырга, үзеңне, нәфесеңне тәрбияләргә кирәк.
Ни өчен көнләшергә ярамый? Чөнки көнләшкән кеше ул Аллаһның тәкъдиреннән риза булмауны аңлата. Чөнки кеше кемнеңдер малына, өенә, машинасыннан көнләшә икән, димәк бу кеше Аллаһның тәкъдиреннән риза түгел, чөнки күршедә, бездә, башка кешеләрдә булган бар нигъмәтләр — Аллаһтан.
Аллаһ Адәмне(г. с) бар иткәч барлык фәрештә-ләргә аңа сәҗдә кылырга кушты, әмма иблис көнләште, «Син мине уттан бар иттең, әдәмне балчыктан бар иттең һәм мин аңа сәҗдә кылыйммы»? — Шушы көнләшү сәбәпле, тәкәберлек барлыкка килде. Тәкәберлек һәм көнләшү абыйлы-энеле кебек, кайда көнләшү, шунда тәкәберлек бар. Чөнки кеше көнләшкәндә ул, кемдер аннан югары булуын теләми һәм шушы көнләшү һәм көнләшүдән соң тәкәберлек сыйфаты булганга күрә Иблисне мәңгелек җәһәннәмгә атылды.
Дөньяда иң беренче эшләнгән зур гөнаһ та хөсетлек аркасында булды: Адәм галәйһиссәләмнең улы Кабил туганы Һабилне көнләшү аркасында үтерде, шулай итеп кешелек тарихында иң зур гөнаһларның берсен эшләде.
Хөсетлек, көнләшү мәсьәләсендә дә рөхсәт ителә торган кайбер очраклар бар, дип әйтеп уздык (әмма бу асылда көнләшү түгел, ә кызыгудыр). Моның турында Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) түбәндәгечә аңлаткан: «Хөсетлек ике нәрсәдә рөхсәт ителә.
Беренчесе, Аллаһы Тәгалә бер кешегә белем биреп, ул кеше бу белеме белән хәләлне-хәрамны аерып, Аллаһ кушканча яшәсә;
Икенчесе, Аллаһ бер кешегә мал, байлык биреп, ул кеше малы вә байлыгы белән изгелекләр эшләсә, башкаларга ярдәм итсә, садакаларын, зәкәтләрен чыгарса, менә бу кешеләргә кызыгып, алар шикелле булырга теләү хөсет саналмас» — дигән.
Бу хәдистән аңлашылганча, мондый очракларда башкаларның белеме һәм байлыгына кызыгу ул көнләшү түгел, ә бары тик шул савапларны эшләү мөмкинлеген үзебездә дә булуын теләүдер.
Муслим хәдисләр җыентыгында Мөхәммәд (с. г. в.)нән килгән түбән-дәге киңәшләр: бер-берегездән көнләшмәгез, бер-берегезгә ачу тотмагыз, нәфрәтләнмәгез, бер-берегезгә артыгыз белән борылмагыз (ярдәм сорап килгән кешегә ярдәм итегез, артыгызны бормагыз), бер-берегезгә сәүдәдә зыян китермәгез, Аллаһ ризалыгы өчен кардәшләр булыгыз дигән нәсихәтләр безнең тормышыбызда төп кагыйдә булырга тиеш.
Аллаһы Тәгалә безнең һәркайсыбызны начар сыйфатлардан сакласа иде, кушканнарын үтәп тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсә иде.
Рамил Гыйлманов,
Балтач бистәсе,
«Ислам нуры» мәчете имам-хатыйбы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев