Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Корбан бәйрәме турында нәрсәләр белергә кирәк?

Ислам календаре буенча Корбан бәйрәме (гарәпчә Гыйд әл-Әдха) Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә башлана. Быел бу бөек бәйрәм 20нче июльгә туры килә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көнне мөселманнар корбан чалалар.

Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:

  • беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, ягъни 20нче июльдә);
  • һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12нче көннәрендә, ягъни 21 һәм 22нче июльдә).

Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри:

  • мөселман;
  • ирекле;
  • мосафир булмаган;
  • нисаб күләмендәге малга ия кеше;
  • бәйрәм көнендә.

Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара, әмма балигъ булмаган (бәлагатькә ирешмәгән, ягъни җенси яктан өлгермәгән) балаларың өчен корбан чалу мәҗбүри түгел:

  • бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән;
  • я дөя, я сыер – җиде кеше исеменнән.

Корбан чалу ярлы яисә сәфәрдә булган кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соңгысы бай булса да).

Корбан чалу вакыты бәйрәмнең беренче көнендә таң вакыты белән керә, әмма җомга һәм гает намазлары үткәрелүче шәһәрләрдә һәм зур авылларда яшәүчеләр өчен ул бары бәйрәм намазыннан соң башкарыла; кечкенә авылларда яшәүчеләр таң ату белән (иртәнге намаз вакыты керү белән) корбан чалу эшенә керешә алалар.

Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала:

  • итне үзе гаиләсе белән ашый;
  • башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин;
  • итне гаиләсе өчен калдыра.

Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.

Корбан чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри:

  • Аллаһы исемен әйтү (бисмиЛләһи),
  • һичьюгы дүрт өлешнең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм 2 кан тамыры.

Иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы.

Корбанлык хайванының Китап әһеле кешесе тарафыннан чалынуы хупланмый (хәтта барлык шартлар үтәлсә дә, корбан гыйбадәт мәсьәләләренә керә һәм ул гади чалу булып тормый).

Әгәр ике кеше үзенең хайваннарын бутаса һәм аларның һәркайсы икенче бер хайванны чалган булса – бу рөхсәт ителә һәм бер-берсенә өстәмә кайтарып түләү тиешле түгел.

Әгәр мөселман кешесе корбан чалганда Аллаһы исемен әйтергә кирәк икәнлекне белсә, әмма онытса, итне ашарга ярый; әмма махсус рәвештә әйтмәсә, бу итне куллану тыела.

“Аллаһу әкбәр” дип өстәмә сүзләр әйтү һәм хайванны кыйблага каратып яткыру мәҗбүри түгел, әмма рөхсәт ителә.

Кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.

Хупланмый:

  • үтмәс пычак куллану;
  • пычакны хайван алдында үткенләү;
  • башка хайваннар каршында корбан чалу;
  • хайванны корбан чалу урынына газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күрсәтү;
  • чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү;
  • хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау.

Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу дөньяда һәм ахирәттә тынычлык һәм иминлек, бәхет телибез!

Чыганак: ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан ашы корбан чалу Корбан гаете корбан Корбан бәйрәме