Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Корбан бәйрәмендә Татарстанда нинди кызыклы чаралар булачак? Белми калмагыз!

Иртәгә, Зөлхиҗә аеның 10 көнендә, 20 июльдә, бөтен дөнья мөселманнары иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен каршы алачак.

Бу уңайдан Татарстан республикасының барлык мәчетләрендә бәйрәм, гает намазлары узачак. Тантаналар антиковид чараларын күздә тотып оештырылачак. Бөтен кеше дә эпидемиягә каршы кагыйдәләрне мәчетләрдә дә, ял көннәрендә дә үтәргә тиеш булачак. Аларга түбәндәгеләр керә: биналарда шәхси саклану чараларын һәм шәхси намаз келәмнәрен мәҗбүри куллану, шулай ук намаз укучылар арасында 1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанцияне үтәүсаклау. Әгәр дә мәчет мәйданы бөтен кешене сыйдыра алмаса, гает намазы уку һәм бәйрәм вәгазен тыңлау ачык һавада оештырылырга мөмкин. Элегрәк ТР Диния нәзарәте өлкән яшьтәге кешеләргә һәм үз сәламәтлекләре өчен куркучыларга җәмәгать урыннарында, шул исәптән мәчетләрдә намазлардан баш тартырга киңәш иткән иде. Корбан чалу йоласын шулай ук Заказ буенча дистанцион рәвештә башкарырга һәм өйгә илтеп җиткерү хезмәтеннән файдаланырга мөмкин.

Мәчетләрдә бәйрәм намазларыннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре татарстанлылар өчен паркларда, стадионнарда һәм республиканың шәһәр һәм районнарының мәчет территорияләрендә узачак гомумшәһәр гаилә һәм балалар бәйрәмнәре дә әзерләгән. Алар шулай ук антиковид чараларын күздә тотып узырылачак.

Шулай итеп, Казанның М. Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында бәйрәм уңаеннан, традиция буенча «Корбан фест» зур гаилә фестивале узачак. Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан Казан халкы һәм кунаклары өчен үткәрелә. Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләгән, ул 13:00 сәгатьтә башлана һәм 17:00гә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларны мөнәҗәтләр, нәшидләр, шигырьләр, анимацион шоу, вело-шоу һ. б. чыгышлар белән сөендерәчәкләр.

 

Чыганак: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан гаете Корбан бәйрәме