Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Корбан чалгач, намаз укыламы?

Шәригатебездә ике намаз гына так санлы рәкәгатьтән тора. Ахшам намазы 3 рәкәгать һәм витр (ваҗиб) намазы бердән алып теләгәненә кадәр (иң мөһиме так сан булсын)

Җавап: Шәригатебездә ике намаз гына так санлы рәкәгатьтән тора. Ахшам намазы 3 рәкәгать һәм витр (ваҗиб) намазы бердән алып теләгәненә кадәр (иң мөһиме так сан булсын). Башка вакытта нинди генә нәфел намазы укылса да, рәкәгатьләр җөп санда булырга тиеш. Һәм иң дөресе ничә рәкәгать укылса да, аларны икешәр рәкәгатькә бүлеп укырга кирәк. Коръәни-Кәримдә дә, хәдисләрдә дә корбан чалганчы да, чалгач та, намаз уку турында бер сүз дә юк. Корбан чалганчы гает намазы гына укыла, ә корбан чалганнан соң өйлә намазы кергәнче духа (сөннәт намазларның берсе) намазы гына укыла.

Рамил хәзрәт Бикбаев,

Балтач үзәк мәчете имамы.

Баш мөхәррир фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан чалу