Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Корбан чалсаң, белеп чал

Мөселман дөньясы тиздән буласы Корбан гаете бәйрәмен көтеп яши. Шушы уңайдан берничә сорау белән без Балтач үзәк мәчете имамы Марат хәзрәт Сәйфетдиновка мөрәҗәгать иттек.

- Марат хәзрәт! Бу олы бәйрәм беренче чыганакларда ничек телгә алына, шуннан башласак, дөрес булыр...
- Әссәләәмүгаләй күм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ, хөрмәтле мөселман туганнар! Корбан бәйрәме - мөселманнарның иң бөек һәм шатлыклы бәйрәмнәренең берсе. Аллаһ Коръәндә мөселманнарга бу бәйрәмдә корбан чалуның кирәклеген күрсәтә:
"Раббыңа намаз укы һәм Аның ризалыгы өчен корбан чал" (Кәүсәр сүрәсе).
"Без хайваннарны сезгә корбан йоласын үтәү өчен бар иттек һәм алардан сезгә башка файдалар да бардыр..." (Хаҗ: 36).
"Әйт: Минем намазым, чалган корбаным, яшәвем һәм үлүем бөтен барлыкның Раббысы Аллаһка гынадыр" (ӘлӘнгам: 162).
Корбан чалу хакында пәйгамбәребезнең әйтеп калдырган хәдисләре дә күп, мәсәлән, шулардан берсе:
"Адәм баласына Корбан бәйрәме көнне, Аллаһка якынаю өчен корбан чалудан да сөеклерәк эш булмас".
Корбан чалу йоласы тамырлары белән борынгы заманнарга, Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль чорларына барып тоташа. Аллаһның әмере белән Ибраһим үзенең сөекле, бердәнбер баласын корбан итеп чалырга керешкәндә, Аллаһ Исмәгыйль урынына тәкә җибәрде. Шул ерак дәверләр аша үтеп, бу бәйрәм барлык ислам динен тотучыларның олы, шатлыклы көненә әверелде.

- Чалган корбаннарыбыз Аллаһ тарафыннан кабул булсын өчен, корбан чалуның үзенең шартлары һәм тәртипләре бар, шулар белән таныштырып китегез әле...
- Әйе, корбан чалу тиешле шартларга туры ки лергә тиеш һәм моның өчен безгә түбәндәгеләрне белү кирәк:
Корбанлык хайваннар - сарык, кәҗә. Яше бер елдан ким булырга тиеш түгел. Әгәр дә 6 айлык сарык бер еллык кебек симез булса, корбанлыкка рөхсәт ителә; Сыерның (үгез) яше ике елдан ким булырга тиеш түгел; Дөя биш еллык булырга тиеш.

Сарык, кәҗә бер кеше өчен генә чалыныр, әмма гаилә башлыгы гаиләсе исеменнән чалса, рөхсәт ителә. Сыер, үгез, дөя җиде кеше өчен чалына ала, әмма шуларның берсенең нияте ит максаты гына булса, берсенең дә корбаны дөрес булмас. Корбан өчен алынган хайванны саварга, йонын кырырга, аңа утырып йөрергә яки башка төрле эшләрдә кулланырга рөхсәт ителми.

Корбанлыкның сәламәт булуы шарт. Пәйгамбәребез: "Аллаһ, Ул күркәм Зат, шуңа күркәм эшне генә кабул итәр" диде.

Әгәр дә Аллаһ безнең корбаныбызны кабул итүен теләсәк, ул түбәндәге кимчелекләрдән азат булырга тиеш, мәсәлән, күзе сукыр булу; колагы яки койрыгы яртысыннан күбрәк киселгән булу (әгәр дә хайван печелгән булса, корбанлыкка рөхсәт ителә); мөгезе төптән сынган булу ( бераз мөгезе сынган булса, рөхсәт ителә, йөри алмаслык аксак булу (бераз аксаклап йөрсә, рөхсәт ителә); авыру яки көчсез булу; тешсез булу (берничә теше булмауның зыяны юк).

- Корбанны алып чыгып чалу гына түгел, аның да тәртибе бардыр бит...
- Корбан чалуның дөрестән дә үз тәртибе, үз таләпләре бар: хайван газапланмасын өчен, чалынганчы пычак яхшылап үткенләнер һәм хайван пычакны күрергә тиеш түгел. Пәйгамбәребез әйтте: "Хайван суйсагыз, күркәмлек белән (азапламыйча) суегыз, - диде; госелле һәм тәһарәтле булу; кыйблага юнәлтү; корбанны чалганчы, Аллаһка тәкъбир, пәйгамбәребезгә салават әйтү күркәм эш булып санала. Корбан чалучы эшкә керешкәндә шушы дога укылыр: "Йә Аллаһ! Бу корбан Синнән һәм Синең өчен чалам, бу корбанны миннән кабул ит", һәм "Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр", - дип чалыныр. Бисмилләһны әйтергә онытса, зыян юк, әмма белә торып әйтмәсә, ит хәрам була.

Корбанны ниятләгән кеше үзе чалса яхшырак, әгәр үзе чала алмаса, башка кешегә йөкли, ләкин корбан чалганы өчен түләргә теләсә, корбан ите белән түгел, ә акчалата яки башка нәрсә белән түләргә кирәк булыр. Корбанны мәеткә атап та чалырга мөмкин, әмма шуны истә тотарга кирәк, корбан чалганда фәлән исеменә дип түгел, ә фәлән исеменнән дип әйтеп чалырга кирәк.

- Корбанны чалу вакытлары бармы?
- Корбан чалуның вакыты гаетнең өч көне, ләкин иң хәерлесе - беренче көне. Әгәр дә кеше корбан чалырга ниятләп, ниндидер сәбәпләр аркасында чала алмаса, акчасын яки корбанлыгын тере килеш сәдака итеп бирер. Әмма корбан ашын гаеттән соң да үткәрергә мөмкин.

- Корбан итенең дөрес бүленүе дә күп кешене борчый...
- Корбан итен өч өлешкә бүлү сөннәт. Үзенә, мохтаҗларга һәм туган, күршеләренә мәҗлес ясау яки бүләк итү. Яисә икегә бүлеп, бер өлешен үзенә, икенчесен мохтаҗларга өләшергә дә мөмкин. Аллаһ бу хакта Коръәндә әйтә: "Корбан итләрен үзегез ашагыз һәм авыр хәлле фәкыйрьләргә ашатыгыз" (Хаҗ: 28).

Әгәр дә гаиләсе ишле яки үзләре мохтаҗ икән, корбан итен тулысынча үзләренә калдырса да була.

- Корбан чалу кемнәргә тиеш.
- Әгәр берәр мөселманның акчасы асыл хаҗәтләреннән тыш (ашау-эчү, кием, коммуналь хезмәтләргә түләү, әҗәт һ.б.) 595 гр. көмеш нисабына туры килә икән, аңа корбан чалу тиеш була.

- Бик зур рәхмәт, Марат хәзрәт! Олы бәйрәмнәребезне шатлык белән үткәрик, чалган корбаннарыбыз кабул булып, илләребез тыныч, үзебез һәм гаиләләребез, туганнарыбыз, якыннарыбыз саусәламәт булып, тигез тормышта яшик.
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Фото: http://dumrt.ru/articles/theology/analytics_4767.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250