Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Корбан чалу йоласы

Корбан чалу Ибраһим галәйһиссәләм заманыннан безгә вәҗиб булып калган.

Байлыгы булган һәр гаиләгә корбан чалу мәҗбүри. Йорт хуҗасы исеменнән корбан чалу күркәм. Корбан чалуның кирәклеге турында Коръәни Кәримдә - 108 нче «Әл-Кәүсәр» («Муллык») сүрәсендә әйтелгән.
Корбан чалыр өчен дөя, сыер, сарык, кәҗә, куй шикелле хайваннар яраклы. Әмма дөя -биш яшьлек, сыер - ике, сарык, куй, кәҗә бер яшьлек булырга тиеш. Куй белән сарыкның бәрәне гәүдәгә зур булып, 6 айдан арткан икән, аны да чалу дөрес. Әмма кәҗә бәтиен, гәүдәсе нин­ди булса да, бер яшь тулмыйча чалырга ярамый.
Сарык, куй, кәҗә бер кеше өчен ният кылына. Ә дөя, сыер җиде кешегә ният кылына ала. Бер кеше үзен генә ният кылып, сыер чалса да, гөнаһ юк.
Әгәр сыер, йә булмаса, дөяне җиде кеше берләшеп, корбан итеп чалалар икән, итне үлчәү ярдәмендә тигез итеп бүлү шарт. Без барыбер риза, ничек туры килсә дә ярый, дию дөрес түгел. Яки алты кеше корбан өчен, ә берәү ашау өчен генә кушылса, шулай ук дөрес булмый. Барысы да корбан өчен дип ниятли. Җиде кеше өчен бер сыер чалына икән, анда алтысы исән кеше өчен, берсе мәрхүм өчен дип ниятләсә, моны да шөбһәле дип әйтәләр. Димәк, сыер җидесе дә исән кеше өчен яисә җидесе дә вафатлар рухына ниятләнергә тиеш.
Чалына торган хайванның күзе сукыр булмасын, әгъзала­рының да сәламәт булуы шарт. Колагы яки койрыгы өчтән бер өлешеннән дә зуррак киселгән булса, корбанга чалырга ярамый. Мөгезсез булса - ярый. Печкән хайванны корбанга чалу дөрес.
Корбанлык малны гает көнне, гаеттән чыккач, гаетнең икенче, өченче көннәрендә чалу дөрес. Гаетнең өченче көнендә, кояш ба­еганнан соң, чалу инде дөрес булмый. Берәү корбанлык табалмыйчамы, йә булмаса, җае килмичәме, мал чалалмыйча калса, ул кеше мал бәһасен садәка итеп өләшергә тиеш.
Чалынган мал тиресен кеше үзенә тун тегәр өчен, йә булмаса, аяк киеме итеп эшкәртеп, файдаланса - дөрес, ә сату өчен кулланса - дөрес түгел. Каядыр тапшырса, акчасын садәка итеп бирергә тиеш.
Кор­банга чалырга дип ниятләгән хайваннарның йонын алмасаң -әйбәтрәк. Инде йоны алынган икән, аны үз гаиләңдә генә файда­лану шарт, аның бер учы да сатылырга тиеш түгел. Йә сатып -акчасын, йә йон килеш садәка итеп бирсәң - ярый.
Корбан чалучы тәһарәтле һәм һичшиксез, госелле булырга тиеш. Иртәгә гает дигән көнне барыбыз да госелләнәбез.
Госел ул: кеше тәһарәт ала, аягын гына юмыйча калдыра, шуннан соң баштан тотынып бөтен гәүдәсен өч мәртәбә юып чыга. Бөтен җи­ренә су ирештереп. Шуннан соң аягын юып тәмам итә. Менә бу госел коену була. Менә шулай тәһарәтләнгән, госелләнгән кеше корбан чала ала. Башка вакытта мал суйганда да госелле булу әйбәт.
Корбан чалыр алдыннан корбан иясе яки бугазлаучы, хай­ванга карап, «Әл-Әнгам» («Терлекләр») сүрәсеннән бер аять укый:
- «Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббилгәәләмиинә ләә шәриикә ләһ» -Әй, Аллаһ, тәхкыйк, минем намазым вә гыйбадәтләрем вә те­реклегем һәм үлмәклегем барча галәмнең хуҗасы булган Ал­лаһ Тәгалә өчен вә Аның кодрәтендәдер. Ул Аллаһ Тәгаләнең һич шәрике юктыр.
Шуннан соң: йа, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибра­һим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чаласың.
Догасын гарәпчә укый алмаган кеше: «Йа, Раббым, бөтен кыл­ган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаны­быз - барысы да Синең ризалыгың өчен генә, Синең һич тиңдә­шең юк», - дип әйтергә тиеш. «Йа, Раббым, Синең ризалыгың­ны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», - дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», - дип, корбан чалганда бернинди гөнаһ та юк.
һәм инде ике ракәгать нәфел намазы уку киңәш ителә. Мо­нысы мәҗбүри түгел. Кемнеңдер мөмкинлеге, вакыты булып, бер кеше, ике ракәгать намаз укый икән, анда һичнинди гөнаһ юк. Әй, намазы укылмады инде, дип кайгыру да һич урынлы түгел. Укы­са - савабы була. Нәфел намазы ул биш вакыт намаз укучыга гына дөрес була. Шуңа күрә, корбан намазы укылмаган, дип бор­чылмагыз.
Инде кемдер вафат булган әнисе, йә булмаса, әтисе өчен корбан чала икән: фәлән улы фәләннең, фәлән кызы фәлән рухына савап өчен чалынган корбаны, дип әйтергә кирәк.
Фото: https://ru.wikipedia.org/wiki/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250