Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Корбан Гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, мөселман дин кардәшләр! Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан Гаете белән тәбрик итәм!

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус-тату яшәгән Балтач районында Корбан бәйрәме барлык башка дини бәйрәмнәр кебек үк зурлап, олылап уздырыла.

Изге дини бәйрәмнәрне үткәрергә мөмкинлекләребез җитәрлек, иман йортларыбыз эшләп, дин кардәшләребезне үзенә җәлеп итеп тора. Әлеге Корбан гаете бәйрәме дә туганнарны, дусларны янәдән берләштерә, игелекле, рәхимле гамәлләр кылуга этәрә.

Хөрмәтле райондашлар! Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Дини бәйрәмнәр районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын, һәркемдә булган кешелеклелек сыйфатларын чагылдыруга ярдәм итсен. Чалган корбаннар, гает иртәләрендә кылган догалар кабуллардан булсын, илләр имин, дөньялар тыныч торсын.

Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, исәнлек-саулык теләп калам.


Рамил НОТФУЛЛИН,
Балтач муниципаль районы башлыгы.

Баш мөхәррир фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау