Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сорауга җавап

Корбанны йорттагы һәр кеше исеменнән чалу мәҗбүри түгел, гаилә башлыгы исеменнән чалу да җитә, әле алай эшләсәң, саваплырак та дигәнне ишеткәнем бар. Бу чыннан да шулаймы?

Әлеге сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

– Уртача байлыгы булган һәр кеше ел саен корбан чалдырырга тиеш. Чалдырмаса, гөнаһлы була. Әгәр дә мал гаилә башлыгы кулында икән, бу очракта корбанлык гаилә башлыгы исеменнән чалына һәм барлык гаилә әһелләренә ирешә. Әгәр гаиләдә балаларының, тормыш иптәшенең аерым байлыгы бар икән, бу очракта аларның һәркайсы исеменнән аерым корбан чалдыру тиешле була. Корбан чалу ул – ел дәвамында Аллаһы Тәгалә сиңа биргән нигъмәткә шөкер кылу санала, шуның өчен мөмкинлеге булган һәр кеше корбанны ел саен чалырга тиеш. Әйтик, бер елны гаиләнең бер әгъзасыннан, икенче елны икенче кешесеннән дип түгел, байлыгы, мөмкинлеге булган һәрбер кешедән корбан чалу тиешле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин