Коръән ашын үзеңнең туган көнеңдә үткәрергә ярыймы?
Әлеге сорауга Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.
«Әлбәттә, бу – нур өстенә нур. Туган көнебезне тагын ничек үткәрик? Бүләк көтәбез. Җәмәгать, безнең туган көнебез – ул әти-әниебезнең бәйрәме. Без шушы көнне Коръән ашы уздырыйк, әти-әниләребезгә рәхмәт әйтик. «Мине таптыгыз, үстердегез, тәрбия бирдегез. Сезгә бик зур рәхмәт», – диик. Алар инде булмаса, алар өчен дога кылыйк. Туган көнне Коръән ашы итеп уздырыйк», – ди хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев