Коръән – бөек могҗиза
Мәккә мөшрикләре Коръәнне күңелләре белән Аллаһтан икәнен аңлыйлар иде, әмма телләре белән моны таныйсылары килмәде.
«Без Үзебезнең колыбызга иңдергән Коръән хакында шигегез булса, андагы кебек бер сүрә китерегез һәм Аллаһтан кала башка ярдәмчеләрегезне чакырыгыз, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз.
Әгәр дә сез моны эшли алмасагыз, ә сез моны һичшиксез эшли алмаячаксыз, ягулыгы кешеләр һәм ташлар булган, кәферләр өчен әзерләнгән уттан куркыгыз.» (әл-Бакара сүрәсе:23-24)
Әгәр дә сез Коръән Аллаһтан иңмәгән, ә Мөхәммәд аны үзе язган, яки каяндыр күчереп алган, яки кемдер аңа Коръәнне сөйләп торган дип әйтсәгез, Коръәндәге кебек бер сүрә язып китерегез. Чакырыгыз бу эшкә иң оста шагыйрьләрегезне, әдипләрегезне һәм хикмәт ияләрен. Әгәр китерә алсагыз сез хаклы булырсыз, әгәр китерә алмасагыз Коръәнне Аллаһның сүзләре дип кабул итегез, андагы Аллаһның әмерләрен үтәп, үзегезне уттан саклагыз.
Мәккә мөшрикләре Коръәнне күңелләре белән Аллаһтан икәнен аңлыйлар иде, әмма телләре белән моны таныйсылары килмәде. Шул сәбәпле Мөхәммәт ул шагыйрь, ул үзе язган, кемдер аңа сөйләгән, ул сихерче һәм аңа шуның кебек төрле ялалар яктылар. «Аларның әйткән сүзләре сине борчуга салганын Без беләбез. Алар сине ялган сөйли димиләр, ләкин ул явызлар Аллаһның аятьләренә каршы килделәр». (әл-Әнгам: 33)
Пәйгамбәребез Мөхәммәд беркайчан да шигырь язу белән шөгыльләнмәде һәм хәтта аның шигырь укыганын да бер кем дә белми иде. «Без аңа шигырь өйрәтмәдек һәм шигырь сөйләү аңа килешмидер. Аның сөйләгәне вәгазьдер һәм ачык аңлаешлы Коръәндер» (Йә Син: 69). Шуңа өстәп әле ул укый-яза да белмәде һәм уку-язуны белмәүче булып вафат булды. Аллаһ Коръәндә аны «нәбиюл-умми» (укый-яза белмәүче пәйгамбәр) дип сыйфатлый. Һәм менә шушы кеше 40 яшькә җитеп матурлыгы таң калдыручы, тирән мәгънәгә ия булган сүзләр сөйли башласын әле?! Мәккә халкы, ә бигрәк тә шагыйрьләр сүзсез хәйран калдылар. Кайберләре Мөхәммәт үзенең сүзләре белән безне сихерли дип, колакларын каплап качалар иде.
Коръәнне тәфсир кылучылар «Муддассир» сүрәсенең 11-26 аятьләрен тәфсир кылганда шундый кыйсса китерәләр. Бер вакытны курайшларның башлыклары киңәшләшеп Вәлид ибн Мугираны Мөхәммәт янына тәкъдим белән җибәрәләр. Бу кеше курайшларның башлыкларыннан була, шулай ук ул оста шагыйрь, үткен телле һәм Мәккәдә иң бай кешеләрдән санала. Вәлид пәйгамбәребезнең (с.г.в.) йортына кергәч, аңа курайш башлыкларының тәкъдимнәрен җиткезә. Анда әгәр дә Мөхәммәт Аллаһка чакыру эшен калдырса, алар аны курайшларның башлыгы итеп куячаклар, зур байлык бирәчәкләр, үзе теләгән иң чибәр хатынга өйләндерәчәкләр, авырса иң яхшы табибларны чакыртачаклар. Вәлиднең сүзе беткәч пәйгамбәребез аңа Коръән аятьләрен укыды. Шуннан соң Вәлид үзенекеләр янына кайтып әйтә:
– Валлаһи мин шундый сүзләр ишеттем, бу сүзләр кешенеке дә, җеннеке дә була алмый. Бу сүзләр шулкадәр татлыдыр, алар кешене үзенә тартадыр, барлык сүзләрдән дә алар өстендер, алардан бер сүз дә өстен чыга алмас.
Бу сүзләреннән соң курайшлар ул да Мөхәммәткә (с.г.в.) иярде дип курыктылар. Әмма Вәлид күпмедер фикерләгәннән соң, киңәшмәләр йортына килеп җыелган халыкка әйтте:
– Кайберәүләр аны шагыйрь дип әйтә, кайберәүләр сихерче ди, кайберәүләр аны җенләнгән ди. Әллә сезнең берәрегезнең аның җенләнеп тилергәнен күргәнегез бармы?
– Юк, валлаһи, күргәнебез булмады, – диделәр алар.
– Сез аның шагыйрь дип әйтәсез. Әллә сезнең берәрегезнең аның шигырь сөйләгәнен ишеткәнегез булдымы?
– Юк, валаһи, ишеткәнебез булмады.
– Сез аны ялганчы дисез. Әллә сез аның берәр тапкыр алдаганын күргәнегез булдымы?
– Юк, валаһи.
– Сез аны күрәзәче дисез, әмма аның күрәзәчелек белән шөгыльләнгәнен күргәнегез булдымы?
– Юк, валлаһи. Ә аның хакында без ни әйтик соң инде? – дип аптырап сорадылар.
– Сихерче дип әйтегез, чөнки ул дине белән ирне хатыныннан һәм баласыннан аерадыр.
Вәлид ибн Мугира хәтта иман китерергә әзер иде, әмма соңрак ул тәкәбберләнде һәм җәмгыятьтәге дәрәҗәсен югалтырга теләмәде, көферлекне сайлады.
Шулай ук кайбер Мәккә башлыклары төнлә белән яшерен рәвештә пәйгамбәребезнең Коръән укыганын тыңларга йөрделәр. Таң атканда гына өйләренә таралышалар иде. Әмма көндезен алар пәйгамбәребезгә ачык рәвештә дошманлык күрсәттеләр.
Коръән гади әдәби китап түгел. Ул Мөхәммәтнең (с.г.в.) пәйгамбәрлеген исбат итүче могҗиза булды. Моны Мәккә мөшрикләре дә аңлый иде, шуңа алар Аллаһның бу чакыруын кабул итмәделәр һәм хәзерге көнгә кадәр бу чакыру үз көчендә кала.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Коръәннең төрле телләргә әйләндергән тәрҗемәләрдән матурлыкны эзләү кирәк түгел. Бу тәрҗемәләр Коръәннең үзе түгел, алар Коръәннең якынча бирелгән мәгънәләре генә. Шулай да, бу тәрҗемәләр дә күп кешеләргә зур тәэсирләр ясыйлар. Коръән ул – Аллаһ тарафыннан Үзенең рәсүле Мөхәмммәткә ачык гарәп телендә иңдерелгән сүзләр. Коръәннең матурлыгын менә шуннан эзләргә кирәк.
Марат Сәйфетдинов,
Балтач Үзәк мәчете имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев