Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Коръән укылган йортның өстенлекләре

«Берәүләр өйдә һәр көнне Коръән укый, икенчеләр елга берничә тапкыр Коръән укыта. Коръән укылган йорт нинди өстенлекләргә ия?

Ничек кенә булмасын, яшәгән йортларыбызда Коръән укылуның өстенлеге, фазыйләте бик зур. Һәм ешрак булган саен, бу тагы да сизелә.

Коръән укылган йортта: иркенлек була, фәрештәләр иңә, шайтаннар кача, бәрәкәт арта.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: „Дөреслектә, Коръән укылган йорт иркен була, аңа фәрештәләр иңә, шайтаннар мондый йорттан кача, биредә бәрәкәт арта. Дөреслектә, әгәр йортта Коръән укылмаса, мондый йорт аның әһелләре өчен тар була, аннан фәрештәләр ерагая, шайтаннар тула һәм биредә бәрәкәт кими“, — дип әйткән (имам Әд-Дәрими).

Һәркемгә дә бәрәкәтле көннәр, Коръәнле, нурлы йортларда гомер итүләрне теләп калам», — дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Чыганак

Автор: Фануз Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш