Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Коръән могҗизалары:

Аллаһ үзенең Коръән китабын мәңгелек могҗиза итеп кылды. Инде 14 гасыр буе ул кешеләрнең акылларын гаҗәпләндереп килде. Компьютер ярдәмендә алып барылган тикшерүләр нәтиҗәсендә, Коръәннең хәрефләре һәм сүзләре арасында бер серле бәйләнеш барлыгы хакында билгеле булды.

Бу билгеле сүзләрнең бертигез санда кабатлануы. Кайбер мәгънәсе буенча бер-берсе белән бәйле булган сүзләр гаҗәеп рәвештә төрле урыннарда бертигез санда кабатланалар.

Мәсәлән:
–“Җиде күк” дигән сүз Коръәндә 7 тапкыр, “күкләрне бар итү” дигән сүз дә бер үк дәрәҗәдә 7 тапкыр;
–“көн” сүзе берлек санда – 365, ә “көннәр”  – 30, “ай” сүзе 12 тапкыр;
–“үсемлек” һәм “агач” сүзләре Коръәндә икесе дә 26шар тапкыр кабатлана.
–Коръәндә “әйт” һәм “әйттеләр” сүзләре икесе дә бертигез – 332 урында кулланыла.
–“Сүз” һәм “вәгазь” сүзләре икесе дә – 25 әр, “ярату” һәм “тыңлау” сүзләре икесе дә бер үк дәрәҗәдә 83 тапкыр кабатлана. Чөнки Аллаһка буйсыну ул Аны ярату билгеседер.
–“Кайту” һәм “мәңгелек” сүзләре Коръәндә шулай ук бер үк дәрәҗәдә: 28 тапкыр кабатлана.
–“Кояш” һәм “яктылык” сүзләре икесе дә 33әр, “хак юл” (һүдә) һәм “мәрхәмәт” сүзләре икесе дә 79 ар, “дин” һәм “мәчетләр”  сүзе 92 тапкыр кабатлана. Мәчетләр динне куәтләүче мәркәзләр булып тора, мәчетләрсез диннең булуы мөмкин түгел.
–“Фахишә” һәм “газаб” сүзләре бөтен ясалышлары белән Коръәндә икесе дә бер үк дәрәҗәдә – 24 тапкыр кабатлана.
–“Кеше” сүзе исә изге китапта 65 тапкыр кабатлана һәм кешенең дә ана карынында үсеш чорлары (стадия) 65кә тиң.
–“Хәмер” сүзе белән “исерү” сүзләре шулай ук бертигез 6шар тапкыр кабатлана.

Марат хәзрәт СӘЙФЕТДИНОВ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коръән