Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Коръәнне яткан килеш укырга ярыймы?

Мөселманнар Коръән Кәримне ничек укырга тиеш?

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: “Дөреслектә, җир вә күкләрнең төзелешендә, төн белән көннең бер-берсенә хилаф булышында гакыл ияләренә Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанырга, әлбәттә, көчле дәлилләр бар. Ул гакыл ияләре намаз укырлар, намаздан башка вакытта да Аллаһны зикер итәрләр: баскан, утырган вә яннарына яткан хәлдә, дәхи җир, күкләрнең төзелеше хакында гакылларын эшләтеп, фикерләрләр: “Ий Раббыбыз, бу төзелешне Син максатсыз бушка гына төземәдең. Мактау Сиңа, Син барча кимчелектән пакьсең! Безләрне ут газабыннан сакла!” (“Гыймран” сүрәсе, 190-191нче аятьләр).

Бу аятьтә Аллаһны аягүрә, утырган һәм яткан килеш, ягъни һәрвакытта искә алырга киңәш ителә. Моңардан күренгәнчә, Коръән ул – зикер, ягъни Аллаһы Тәгаләне искә алу, шуңа да Коръәнне яткан килеш тыңлау ятсә укуда бернинди дә гаеп юк. Ләкин Коръәнне тыңлаучыда да, укучыда да аңа карата хөрмәт хисе булырга тиеш. Коръән Кәримне кыйблага каршы карап утырып, зур ихтирам хисе белән уку киңәш ителә, дип яза Кызыл таң.


Автор:Фануз Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коръән уку

2
X