Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кояш календарьлары

Алдарак мин һиҗри ел белән 1435 ел керде дигән идем. Ә һиҗри ел ул нинди ел соң? Ни өчен ул һиҗри дип атала?

Моның өчен без иң элек без куллана торган Григориян календаре турында мәгълүмат алып китик. Бу календарь 1582 елда Рим папасы Григорий XIII тарафыннан кертелә. Сәбәбе, христиан дөньясы яши торган Юлиан календаре (Юлий Цезарь тарафыннан, безнең эрага хәтле 45нче елда кертелә) 128 елга бер көн арта торган була, ә христианнар өчен дини бәйрәмнәрнең төгәл килүе бик мөһим. Шуңа күрә Григорий XIII төгәлрәк календарь төзергә әмер итә һәм шуны гамәлгә кертә. Бу календарь дөрестән дә төгәлрәк була һәм 3323 елга фәкат бер генә көн артык чыга.
Россиядә, Юлиан календарен Петр I Европага ияреп 1700 елның 1 гыйнварыннан кертә. Ул вакытта Россиядә дөнья яралганнан алып 7207 ел була. Бу календарь революциягә кадәр кулланышта була һәм 1918 елда большевиклар тарафыннан, Европа белән бер вакытка туры килү өчен кертелә. Бу вакытта Юлиан календаре Григориян календарьеннән 13 көнгә соңа калган була һәм яңа календарьне кабул итү сәбәпле 13 көн өстәлә. Шул сәбәпле 31 гыйнвардан 14 февраль китә һәм халык арасында танылган иске яңа ел пәйдә була. Шулай итеп XX гасыр башында бөтен Европа дәүләтләре һәм күп кенә мөселман дәүләтләре Григориян календаренә күчеп бетәләр, кайберләреннән башка, мәсәлән: Пакыстан, Согуд Гарәбстаны һ/б дәүләтләр. Шулай булса да, бу мөселман дәүләтләре һиҗри ай календарен дә алып баралар, чөнки дини бәйрәмнәр, Рамазан ае кебек изге айлар, айны күрүгә бәйле.
(Дәвамы алга таба булачак, күзәтеп барыгыз)
Фото: http://kpravda.com/posle-2100-goda-pridetsya-menyat-grigorianskij-kalendar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250