Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кояш нурын томалап булмый. Дөреслек чырасын сүндереп буламы?

Кем җанына тынгы таба алмый, кешеләр арасына дошманлык чәчкән кеше ни ура? Тау башындагы ташларны күчерү дә кайчакта җиңелрәк була диләр...

–Булган изгелекләрегезне арттырып торыгыз, ягъни даими хәерле гамәлләр кылыгыз, кошның канатындагы кечкенә каурыйлар зур каурыйларны ныгытып торган күк, сез дә шуңа тырышыгыз.

–Чиста күңелле кеше үзен гел тынычлыкта хис итә, хыянәт һәм начарлык кылырга җыенучы борчу-тынгысызлык һәлакәтенә дучар була.

–Кояш нурын томалап булмаган кебек, хакыйкатьнең дә чырасын сүндереп булмый.

–Дошманлыкны чәчүче мәшәкать-кыенлыкны урыр.

–Тәккәбберлек һичкемнең кадер-кыйммәтен арттырмас, ул давыл эчендәге бер җил генә.

–Тау башындагы зур ташларны күчерү сорап алынган рәхмәт сүзләрен ишетүгә караганда җиңелрәк.

–Берәүнең юмартлыгы, шәрәфәте нихәтле күп булса, башкалар да шул тикле аның кайгысын уртаклаша.

–Дин, мал һәм тән тазалыгы була. Дин тазалыгы – ул нәфесне авызлыклау һәм күңелне хөсеттән пакьлау. Мал тазалыгы – хакларны хаклау. Тән тазалыгы исә – аз ашау һәм аз йоклау.

Җәлил Фазлыевның «Күңел бакчасы» китабыннан (Локман Хәкимнеке булуы ихтимал нәсыйхәтләр)

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дошманлык хакыйкать