Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күп көлү күңелне үтерә

Көлү һәм елау - Аллаһының нигъмәтләре. Әлбәттә, әлеге хәдистән: "Көлү - хәрәм, көлмәгез!" - дип аңларга ярамый. Һәркемгә, һәр эштә күркәм үрнәк булган Пәйгамбәребез шат күңелле булды, ул үзенең сәхабәләре белән көлә, вакыты-вакыты белән шаяра да иде.

Бервакыт Пәйгамбәр (с.г.в.с.) янына бер карт әби килә һәм: "Минем өчен җәннәт сорап дога кыл әле", - ди. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) аңа: "Карт әбиләр беркайчан да җәннәткә кермиләр", - ди. Әлеге сүзләрне ишетеп, әби елап җибәрә. Шулвакыт, Пәйгамбәр (с.г.в.с.) көлеп, аның җәннәткә беркайчан да карт әби булып түгел, бәлки яшь кыз булып керәчәген әйтә (Тирмизи риваяте).

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең сәхабәләре дә үзара шаярышып, көлешеп яшәделәр. Корырак холкы белән танылган Гомәр дә гаиләсенә, хатыны-баласы янына кайтса, сабый балага әйләнә торган булган. Гомәр: "Без урамда арысланнар булсак, өйдә куяннар булдык", - диде. Бүген, күп ирләр өйдә арыслан булып йөрсәләр, урамга чыккач, йомшак куянга әйләнәләр. Гомәр еш кына дуслары белән сөйләшеп утырганда илһамланып шигырьләр дә сөйләп алган. Көлгәндә утырган җиреннән артка егылып китә торган булган. Динебез безгә җимерек чырай, җыерылган каш белән, баш-аяк кайгыга чумып яшәргә кушмый. Киресенчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) Аллаһыдан кайгы һәм күңел төшенкелегеннән сакла, дип дога кыла торган булган.

Әмма һәрнәрсәнең үз тәртибе һәм чамасы булырга тиеш. Шәригать буенча, кешенең көлүе башка кешене мыскыл итүгә, кимсетүгә әйләнергә тиеш түгел. Пәйгамбәр (с.г.в.с.): "Кешегә мөселман кардәшен кимсетүе явызлык буларак җитә", - диде (Мөслим риваяте).

Көлгәндә, шаярганда алдашырга ярамый. Күпләр шаярту белән алдашуны аерып тормыйлар. Соңыннан, мин шаярып кына әйттем бит, диләр.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) шаярды, әмма алдамады. Еш кына берәр булган хәлне сөйләгәндә дә үзеңнән өстисе, бераз су кушасы килә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Хәсрәт булсын кешеләрне көлдерү өчен ялган сөйләүчегә, хәсрәт аңа, хәсрәт аңа!" - диде (Әхмәт, Әбү Даут, Тирмизи…)

Табиблар көлүне файдалы, диләр, әмма бик файдалы нәрсә дә күпкә китсә, зыянлыга әйләнә. Аллаһ биргән хәләл ризыклар да файдалы, тәнгә көч өсти, әмма артыгын ашасаң - зарарлы, киресенчә, көчең китә. Йоклау тәнне ял иттерә, артыгы китсә - баш авырта. Дару төймәсен чама белән эчкән кеше авырудан терелә, учы белән эчкән агулана. Риза хәзрәт: "Көлү сәламәтлек өчен файдалы дип әйтсәләр дә, күп булып китсә, килешми вә акылсызлык галәмәте була башлый. Күңел уяу вакытында адәм баласының күп көләргә яратмавы табигый", - диде.

Бөтен тормышны уен-көлкегә әйләндерү дә дөрес түгел. Кайчак кешеләрдән бөтенләй җитдилек китә, бөтен очрашулар көлкегә, күңел ачуга гына кайтып кала. Акыл иясе көләсе урында көлсен, әмма елыйсы урында көлү ахмаклык булып тора. Аллаһы Тәгалә ашау-эчүдә, йоклау, мал туплауда гына түгел, хәтта гыйбадәттә дә исраф итүне, чиктән ашуны тыйды. Әлбәттә, уен-көлке дә исрафка әйләнергә тиеш түгел. Гали ибн Әбү Талип: "Ашаганда ничек ризыкка тоз кушсаң, сөйләгәндә дә шулай көлке куш", - дигән. Тозсыз ризыкның тәме булмаган кебек, уен-көлкесез тормышның яме юк. Әмма шулпага тозның артыгын салсаң да, ризыкның тәме китә.

Раббым безгә сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең васыятьләрен ишетеп, аларны тормышыбызда кулланырга насыйп әйләсен. Безгә дөньяда да, ахирәттә дә бәхет-сәгадәт бирсен.

Йосыф Дәүләтшин,
Түбән Кама шәһәре.
Фото: bbc

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250