Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күрше авыл мулласын ашка чакырырга мөмкинме?

Коръән ашы үткәргәндә, күрше авылдан мулла чакыртырга ярыймы? Анда туганыбыз яши. Ул — дин әһеле. Ә үзебезнең мулла, чит кешене чакырсаң, ачулана, ризасызлык белдерә.

Сорауга Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирде:
— Хөрмәт дигән нәрсә бар. Һәр мәхәлләдә, авылда мәчет эшли. Ул үз халкына хезмәт күрсәтә. Күрше авылдан мулла чакыртырга уйласагыз, беренче чиратта үз мәхәлләгезнең хәзрәте белән киңәшләшсәгез дөрес булыр. Туганнарым аш уздырганда мине чакыралар. Мондый вакытта үзем дә мәхәллә имамыннан рөхсәт алгач кына, туганнарыма Коръән укырга барам. Бу — хөрмәт йөзеннән эшләнә торган гамәл.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев