Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күршеләрне дә тарта

Изге Зөлхиҗә ае да үтеп китте. Әлеге чорда күп кеше корбан чалып, ашлар үткәрде.

Елның-елында матур традициягә әйләнгән изге чараны - Корбан ашын быел да «Уңыш» җәмгыяте белән авылыбыз мәчете берләшеп бик матур итеп уздырды. Иң элек Гомәр хәзрәтнең бик эчтәлекле һәм кызыклы вәгазе тыңланды, аннары исә бай сый-нигъмәтләрдән авыз ителде. Әлеге чараны оештыруда «Уңыш» җәмгыяте җитәкчесе Рифат Мәрдәнов, мәктәп коллективы, мәчеттә оештыру һәм исәп-хисап эшләрен башкаручы Илгиз хәзрәт, мәчетнең имамы Нурислам хәзрәт үзләреннән зур көч кертте. Тирә-юньдәге авылларга да дан тоткан әлеге бәйрәмебез бу юлы да күрше-тирә авыл өлкәннәрен безгә җыйды. Иман нурына күмелеп яшәгән авылыбыз­да киләчәктә дә мондый изге гамәлләр оештырылып торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев