Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Көшкәтбаш мәчетендә ифтар ашы

Көшкәтбаш авыл мәчетендә зурлап ифтар ашы уздырылды.

Шулай ук мәхәлләгә имам сайлау узды. "Мин үз көчемнән килгәнчә тырышып эшләдем. Сайланып куелган имамлык вакытымның срогы чыкты. Бүген без имам сайларга тиеш",- дип Габделфәрт абый Нәкыйпов сүзне авыл җирлеге башлыгына бирде. "Авыл мәчете, имам һәм аның ярдәмчеләре үзләренә тиешле эшне тиешенчә алып баралар. Имамыбыз Габделфәрт абый белән дә килешеп эшлибез. Сез риза булсагыз мин янәдән аны имамлыкка тәкъдим итәм",- дип мәсьәләне тавышка куйды башлык. Авыл имамы итеп бертавыштан Габделфәрт абый Нәкыйпов сайланды.

Кунак булып килгән Гомәр хәзрәтнең вәгазеннән соң авыз ачып намаз укылды. Җыелган кунаклар гакыйка корбаныннан да авыз итте.

Ифтарга күчтәнәчләр җибәргән, оештыруга көче кергән, чакыруны кабул итеп килгән авылдашларга зур рәхмәт. Тоткан уразаларыгыз, кул күтәреп теләгән теләкләрегез кабул булсын.

........................................................................

Фотосурәтләр Лилия Гарифуллинадан
#ШатКөшкәтбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчеттә Көшкәтбаш авылы ураза ифтар рамазан ае