Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Көшкәтбашта ифтар ашы узды (+фоторепортаж)

“Сөбеханалла, мәчетебез тагын да ямьләнеп китте” – диде Көшкәтбаш имамы тезелеп утырган ак яулыклы әбиләрне күргәч.

Авылыбыз мәчетендә Ифтар ашы үтте. Килүчеләрнең саны арту бик куанычлы хәл. Мәчеткә гаиләләре белән дә, уллары белән килүче әтиләр дә бар. Авылдан читтә яшәүче кызларыбыз ( Гөлзада, Фатыймабикә, Гөлфия, Фирдания, Әлфия) мәчетебезгә күчтәнәч һәм бүләкләр белән кайтканнар иде. Авылдашларыбыз да һәрберсе сый-хөрмәт, күчтәнәче белән килде. Имамыбызның бик матур, эчтәлекле вәгазеннән соң дин кардәшләребез намазга бастылар... Гарифуллин Риязның ике улы бик матур итеп догалар укыдылар. “Улларың бүгенге көндә имам булып торырлык, шундый уллар тәрбияләгән өчен зур рәхмәт”, – диде имамыбыз Габделфәрт абый Нәкыйпов. Ул шулай ук ураза вакытында мәчеткә авыз ачарга күчтәнәчләр китергән Рәхимҗанов Самат, Гобәйдуллин Мәлик, Тәкыев Фердинандларга һәм барлык авылдашларга олуг рәхмәтен әйтте. 
Ашка килгән дин кардәшләребез мәчеткә йөрүчеләр, күмәк хуҗалык, мәчет һәм авылдашлар көче белән әзерләнгән сый-хөрмәт, аш һәм пылау, чәй тәм- томнары белән сыйландылар. Аннары күмәк рәвештә тәравих намазы укылды. Имамыбыз һәм Радафил абый тарафыннан әйтелгән изге теләкләр, багышлауларны Аллаһы Тәгалә кабул итсен, авылыбызга бәрәкәт иңсен, Аллаһы йортына килеп кул күтәреп дога кылган һәрбарчабызга сәламәтлек биреп кабат шулай күркәм ашларда очрашырга язсын.
Әлеге эшкә катнашы кергән, ярдәме тигән һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Кылган изгелегегезне Аллаһ Тәгалә кабул итеп һәрбарчагызга әҗер савапларын бирсен, дип хәбәр итә “ШАТ-Көшкәтбаш” төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар