Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Көтеп калабыз!

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе 2020-2021 уку елына Балтачтагы бүлегенә укырга чакыра.

Укырга 9 сыйныфтан соң һәм урта дөньяви белемгә ия булган ир-егетләр һәм хатын-кызлар алына. Уку дәвамы дүрт ел. Аларны уңышлы тәмамлаучылар урта дини белем хакында Югары мәдрәсә дипломы алалар. Укулар атнага өч көн була һәм ике төркемгә бүленә: көндезге һәм кичке төркемнәр. Укучылар үзләренә уңайлы вакытны сайлап, теләгән төркемгә кушыла алалар.

Укырга керү өчен таләп ителә торган белем дәрәҗәсе: намаз уку; Коръәнне гарәп хәрефләре белән уку.

Укырга керү өчен паспорт (копия), белем таныклыгының күчермәсе, 3х4 зурлыгында 4 фотосурәт кирәк. Документлар 1 октябрьга кадәр кабул ителә.

Дин буенча беренче адымнарын атлаучылар башлангыч мәдрәсәгә килә ала. Анда ислам нигезләрен, намаз укырга, Коръән укырга өйрәнә алачаклар.

Укулар 5 октябрьдән башлана. Белешмәләр өчен телефон: 2-49-18.

Фото: "Хезмәт" архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет Балтач үзәк мәчете дин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе укырга чакыру