Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Куныр авылында Ифтарны мәчеттә үткәрәләр (+фото)

Районыбызның авыл җирлекләрендә Рамазан ае башлану белән ифтар мәҗлесләре үткәрелә башлады.

Куныр авылында исә аны һәркөн мәчеттә генә үткәрәләр икән.

- Авыз ачтыртасы гаилә Ифтар ашын мәчеттә генә әзерли. Бөтен уңайлылыклар да бар. Савыт-сабасы, газ плитәсе барысы да мәчетнеке. Авылыбыз бик зур, шуңа да, көне буе ураза тоткан кешегә авылның бер башыннан икенче башына кадәр бару бик уңайсыз. Шуңа да Ифтар ашын мәчеттә генә үткәрүне гадәткә кертеп җибәрдек. Ураза тотучыларарасында яшьләрнең булуы да куанычлы хәл. бик сөенәбез. Тәравих намазына да халык күп килә, хатын-кызлар да күп йөри, - ди Тәгъзимә Сәгтдинова.

Тәгъзимә апа үзе беренчеләрдән булып Ифтар ашы уздыручылардан. Шушы көннәрдә Рәйсә һәм Котдус Идрисовлар гаиләсе дә мәчеткә йөрүчеләр өчен Ифтар мәҗлесе уздырган. Мәҗлестә Рафис хәзрәт Гарифуллин вәгазь сөйләгән, бар халык бергә намаз укыган. Ифтарга килгәннәр үзләренә күрсәтелгән хөрмәт-игътибардан бик канәгать калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250