Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Куныр балалары намаз һәм коръән укый беләме?

Куныр балалары дини бәйгеләрдә призлы урыннар яулый.

29 март көнне Куныр авылы мәчетенә йөреп белем алган Рамазанова Чулпан, Вафина Сөмбел, Шакирҗанова Назилә, Сәгыйтҗанова Ильвина, Әшрәфҗанова Дилбәр, Хәйретдинова Камилә, Мәгъсүмҗанова Инзилә һәм Сәгтдинов Азат Балтач мөхтәсибәте уздырган "Намаз уку" бәйгесендә катнаштылар. Чутай авылында узган бәйгегә районнан 100 якын бала җыелган иде. Мәктәпкәчә һәм 1-2 сыйныф укучылары арасында Хәйретдинова Камилә 5 урын, Шакирҗанова Назилә 4 урын, Сәгыйтҗанова Ильвина 2 урын, ир балалар арасында шул ук номинациядә Сәгтдинов Азат 1 урынны яуладылар. Һәр катнашкан балага яхшы күләмдә тутырылган пакет бүләкләр тапшырылды. Балаларны бәйгегә әзерләгән укытучыларыбыз Сагтдинова Тәгъзимә, Хәйретдинова Зөлфия, Вагидуллина Люция апаларга олы рәхмәт. Киләчәктә мәчетләрдә укулар дәвамлы булсын, балаларыбыз бәйгеләрдән шушылай матур җиңүләр белән кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз.

Ә 26 мартта Балтач мәчетендә узган "Коръән уку" бәйгесендә Хәйретдинова Камилә белән Шәйхетдинов Әлфис 1 урын алып кайттылар.
Мәгъсүмҗанова Инзилә 5 урынга лаек булды, ип хәбәр итәләр Куныр авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге