Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Куныр мәчетенә ярдәм кирәк

Куныр авылы мәчетенең бүгенге көндә тәрәзәләре начар хәлдә. Барлыгы 33 тәрәзәне алыштырырга кирәк.

Мөхтәрәм авылдашлар, якташлар! Куныр авылында туып-үскән, хәзерге вакытта төрле районнарда, ерак авылларда, чит төбәкләрдә гомер итүче газиз кардәшләр! Изгелеккә битараф булмаган, Аллаһ ризалыгы өчен игелек кылырга теләүчеләрне Куныр авылы мәчетен төзекләндерүдә ярдәм итүләрен үтенәбез, хәлегездән килгәнчә үз өлешегезне кертеп Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга, олы савапка ирешергә чакырабыз.

Халыкта: «Ил төкерсә, күл була», – диләр. Рәхимле бәндәләрнең ярдәменә ихластан өметләнеп калабыз. Изге эшкә булышлык итүчеләрне Аллаһ ярдәменнән ташламасын, изге эшләрегездә ярдәм бирсен!

Карта номеры: 2200770428786638 (Нуриян Фатыйхов исемендә)

Куныр мәчете мөтәвәлияте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет Куныр авылы