Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кунырда чираттагы ифтарны кем үткәргән? (+фото)

Шушы көннәрдә «Якты юл» җәмгыяте мәчеткә йөрүчеләр өчен ифтар ашы уздырган. 

Районыбызның авыл җирлекләрендә Рамазан ае башлану белән ифтар мәҗлесләре үткәрелә башлады. Куныр авылында исә аны һәркөн мәчеттә үткәрәләр икән. Чираттагы ифтар ашын «Якты юл» җәмгыяте уздырган. Мәҗлестә Рафис хәзрәт Гарифуллин вәгазь сөйләгән, бар халык бергә намаз укыган. Ифтарга килгәннәр үзләренә күрсәтелгән хөрмәт-игътибардан бик канәгать калган. 
– Мәчетебездә бөтен уңайлылыклар да бар. Савыт-сабасы, газ плитәсе барысы да мәчетнеке. Авылыбыз бик зур, шуңа да, көне буе ураза тоткан кешегә авылның бер башыннан икенче башына кадәр йөрү бик уңайсыз. Шуңа да ифтар ашын мәчеттә генә үткәрүне гадәткә кертеп җибәрдек. Ураза тотучылар арасында яшьләрнең булуы да куанычлы хәл. Тәравих намазына да халык күп килә, хатын-кызлар да күп йөри, – ди Тәгъзимә Сәгтдинова. 

Тәгъзимә апа ифтар ашларын әзерләүдә башлап йөрүчеләрдән. Аңа шулай ук Асия апа Гарифуллина да булыша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар