Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кунырга имамнар җыелган

Гыйнвар ае башында Куныр авылында районыбыз имамнарының чираттагы җыелышы узган иде.

Бу чара мәчетебезнең 25 еллыгы белән бәйләп уздырылды. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев авылыбызда мәчет төзеткән, бүген дә дини тормышта бик актив хезмәт ветераны Хәмит абый Гәрәевка Татарстан Диния нәзарәтенең медале һәи истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук Нуриян абый Фатыйхов, Тәгъзимә апа Сәгътдинова, Асия апа Гарифуллина, Расил Галимов, мөгәллимәләр Нәзимә апа Йосыпова, Зөлфия Хәйретдинова, Гөлфәния Идрисовалар Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Балалар чыгышы бигрәк тә күңелләргә үтеп керерлек булды, алар шигырьләр һәм коръән аятләре укыдылар. Соныннан мул табын артында әңгәмә дәвам итте. Бәйрәмдә авылдашларыбыз, балалар, килгән кунаклар 160 кеше булды, дип хәбәр итә Куныр авылыннан даими хәбәрчебез Илзия Нәҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имамнар җыелышы