Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күпкә сабыр итмичә...

Локман Хәким нәсыйхәтләре белән таныштыруны дәвам итәбез

 

–Һәр эшне башлау алдыннан Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы турында уйла, киресе булганда, кылган эшләреңнең барысы да юкка чыгып, заяга китәр.

–Ошамаган күп нәрсәгә сабыр итмичә, ошаган нәрсәңнең азына да ирешә алмыйсың.

–Аллаһы Тәгалә кешеләргә гадел мөгамәләдә булучының кадерен күтәрә.

–Бер кеше: «Я, остаз, мин гыйбадәтемдә шатлык таба алмыйм», – ди. Остазы: «Син Аллаһы  Тәгалә урынына гыйбадәткә табынасың. Гыйбадәттән шатлык һәм ләззәт табарга теләсәң, Аллаһыга гыйбадәт кыл», – дип җавап бирә.

–Бөтен гамәлләреңдә ихлас ниятле бул, һәрвакытта да фәкать хәләл нәрсәләрне генә куллануда тырышлык куй.

–Саранлыктан саклан! Ул газапны күбәйтә, дошманлык һәм нәфрәткә сәбәп була.

–Теләгең кабул булмаса, кайгырма. Кайвакыт теләк кабул булмау кабул булудан хәерледер.

–Балаларыңның сөенечен күрим дисәң, аларны игелек кылудан тәм табарга өйрәт.

 

(Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Күңел бакчасы» китабыннан)

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев