Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кыска вакытлы дөнья мисалы

Дөньяга алданып кадерле вакытны файдасызга үткәрү мисалы каршыбызда.

Яңа ел җитү белән күп оешмалар кардан төрле сыннар ясарга керешә. Ләкин алар ике айдан, ә кайвакытта көтмәгәндә иртәрәк дә эреп бетә, бөтен куйган көч һәм тырышлык юкка чыга. Бу дөнья тормышы да шул ук кар сыннары кебек. Кеше бу дөньядан китеп баргач ул үзенең тырышып җыйган бөтен байлыгын, ирешкән дәрәҗәсен, ия булган властен югалта, хәтта ул бу дөньяда яшәмәгән дә кебек булып кала. Шуңа күрә кар кебек эреп бетә торган дөньяны гына кайгыртып, Аллаһны искә алып, мәңге кала торган изгелекләрне онытып яшәү, дөрес яшәү микән?
Безнең киләсе көннәребез, айларыбыз, елыбыз үткәненнән караганда яхшырак, иманлырак булсын иде. Вакытыбызны Аллаһсыз, намазсыз, изгелексез бушка үткәрмәсәк иде, чөнки үлгәч дөнья тормышы онытыла, ирешкән дәрәҗәләр, җыйган байлыклар юкка чыга, әмма кылган изгелекләр алар мәңгелек, юкка чыкмаслар, онытылмаслар.
Марат хәзрәт Сәйфетдинов
Фото: http://www.caringheartsofpeedee.com/?p=3026

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250