Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кыямәт көне алды билгесеме?

Кыямәт көне алдыннан ирләрнең саны кимер, хатын-кызларның саны, киресенчә, артыр, дигәнне ишеткәнем бар. Бу чыннан да шулаймы?

Кыямәт көне алдыннан ирләрнең саны кимер, хатын-кызларның саны, киресенчә, артыр, дигәнне ишеткәнем бар. Бу чыннан да шулаймы? Бүген нәкъ шундый картина... Бу кыямәт көне алдының бер билгесеме?

Р.Г.


Рамил хәзрәт Бикбаев җавабы: “Әбү Муса риваять кыла: “Рәсүлуллаһ (с.г.в.): “Син әле ирләрнең саны кимеп, хатын-кызларның ишәеп китүен һәм бер ир артыннан кырык хатын-кыз йөргән вакытны күрерсең”, – диде.

Әнәс радый Аллаһу ганһы риваять итте. Сезгә үзем Рәсүлуллаһтан ишеткән бер хәдисне әйтәсем килә: “Кыямәтнең якынаюын күрсәтүче билгеләрнең берсе шул булыр: Ислам диненә игътибар кимер, җаһиллек көчәер, зиначылык артыр һәм ир-атларның саны кимер, хатын-кызларның саны күбәер, хәтта илле хатын-кызга бер генә ир-ат туры килә торган булыр”.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау-җавап