Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кыямәт көнендә үкенеч булыр

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламгә салават һәм сәлам әйтүне Аллаһы Тәгалә безгә әмер итте. Сәлам әйтү ул – иминлек теләү.

Без дә Пәйгамбәргә, вафат булса да, Аллаһтан иминлек сорарга тиешбез. Салаватка килгәндә, гарәп телендә саләт намаз дигәнне, шулай ук дога дигән сүзне дә аңлата. Кешеләрнең Пәйгамбәребезгә салаваты – хәер-дога әйтү, аңа Аллаһының рәхмәтен ирештерүне, фәрештәләре янында аны искә алуны сорау. Ә иң яхшы салават ул – намаздагы салават.

Пәйгамбәребез янына бер сәхабә килә дә, йә, Рәсүлуллаһ, без инде намазда Аллаһны мактарга өйрәндек, «әттәхият»не укыйбыз, сине ничек мактыйк, ди. Пәйгамбәр башта эндәшми тора, күпмедер вакыттан соң: «Җәбраил фәрештә намазда укый торган салаватны укырга кушты», – ди. «Әллааһүммә салли галәә мүхәммәдин вә галәәә әли мүхаммәд. Кәмәә салләйтә галәә ибрааһиимә вә галәәә әли ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Вә бәәрик галәә мүхәммәдин вә галәәә әли мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә галәә ибрааһиимә вә галәәә әли ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид», – дип, салаватны укып күрсәтә. Салаватның кыскарак вариантлары да бар. «Салләллаһу галәйһи вәсәллам» яки «Әллаһүммә салли вә сәллим гәлә  Мүхәммәд» дип зикер кылырга кирәк.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем булса да миңа бер салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа ун салават булдырыр», – ди. Икенче бер хәдистә, кем миңа ун салават әйтә, Аллаһы Тәгалә аның ун гөнаһын гафу итәр һәм ун савап язар, диелә. Бер риваять буенча, Пәйгамбәребез янына бер кеше килә дә, йә, Рәсүлуллаһ, мин төннең билгеле бер вакытын зикер-тәсбихта үткәрәм, сиңа шул вакытта күпме салават әйтим, дип сорый. Пәйгамбәр, күпме әйтсәң, шуның кадәр хәерлерәк, дип җавап бирә. «Алайса, өчтән бер өлешен сиңа салаватта үткәрермен». «Күбрәк әйтсәң, хәерлерәк». «Алайса, яртысын». «Күбрәк әйтсәң, хәерлерәк». «Алайса, өчтән икесен». «Күбрәк әйтсәң, хәерлерәк». «Алайса, бөтен вакытымны сиңа салават әйтүгә багышлыйм». Шунда Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Алай иткәндә Аллаһы Тәгалә гөнаһ-ларыңны кичерер, борчу-кайгыларыңны бетерер», – ди. Әлеге риваятьтән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әлеге кешене иң саваплы зикергә өндәде. «Кыямәт көнендә миңа иң якыныгыз – үземә күпләп салават әйтүчегез булыр!» – дигән ул.

Бер галим үзенең Мөхәммәд пәйгамбәргә багышлап язган бер китабында аңа зикер итүнең утыз тугыз файдасы турында әйтеп уза. Кем салават әйтә, кайгы-хәсрәте бетәр, гөнаһлары гафу ителер, дәрәҗәсе артыр, ди ул. Кызганыч, күбебез Аллаһы Тәгаләнең әлеге әманәтен үтәми. Буш вакытны күп сөйләшеп, телевизор карап кына түгел, догалар кылып һәм зикер әйтеп, үткәрергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килә дә, йә, Рәсүлуллаһ, исламда нәфел гыйбадәтләр бик күп, аларның иң саваплысын миңа өйрәт әле, ди. Пәйгамбәр аңа, синең телең Аллаһны искә алудан кипмәсен, ди. Мөселман кешесе Аллаһ исемен гел-гел зикер кылса, Пәйгамбәр галәйһиссәламгә салават әйтсә, бәрәкәт килер, фәрештәләр аңа савап язып торыр. Пәйгамбәребез өчен кайчан кылынган салават хәерлерәк дигәндә, Пәйгамбәребез үзе, җомга көнне күбрәк әйтегез, дигән. Иртә һәм кич кимендә унар тапкыр әйтергә кирәк, ягъни иртәнге һәм икенде намазларыннан соң әйтү саваплы санала. Берәр мәҗлескә җыелгач әйтү дә хуплана. Пәйгамбәребез үзе дә, әгәр дә кешеләр мәҗлескә җыелып, Аллаһны искә алмаса, миңа салават әйтмәсә, ул мәҗлес алар өчен кыямәт көнендә үкенеч булыр, диде. Дога кылганда да салават әйтү тиешле. Пәйгамбәребез берәүнең дога кылганын күрде дә, бу кеше ашыкты, диде. Башта Аллаһка мактау әйтергә, аннары миңа салават әйтергә, аннары теләк теләргә кирәк, шул вакытта дога кабул булырга лаеклырак, диде. Бер хәдистә, Пәйгамбәребез исемен ишетеп тә, аңа салават-сәлам әйтмәүче исә саранның сараны булыр, диелә. Аның исеменнән соң «салләллаһу галәйһи вәсәллам» дип әйтеп кую аңа салават әйтү була.

Равил хәзрәт Бикбаев, якташыбыз, Әмәт мәчете имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин