Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күз меңне күрә, дин берне сөй, ди: башка дин вәкилләре белән никахлашуны тыю низагка сәбәпче булмасмы?

Никах укылганда, гаилә башлыгы буларак, ир-ат мөселман булырга тиеш.

Мөселманнарга башка дин вәкиле булган хатын-кыз белән никахлашу тыела. Күптән түгел Россия мөселманнары диния нәзарәте шундый фәтва чыгарды. Әлеге карарның максаты – мөселман гаиләсе институтын ныгыту дип аңлаталар. Бу яңалык турында белгечләр ни уйлый? Милләтара, динара низагка барып җитмәбезме? Гаилә корам дип, дин алмаштыручылар артмасмы?

Алырга ярамый алмаска

Россия мөселманнары диния идарәсенең голәмәләр советы карары нигезендә, ил территориясендә динара никахлар, аерым алганда «китап кешеләре вәкилләре» (христианнар, яһүдләр. – Ред.) белән гаилә кору ярамый, бары тик аерым очракларда, җирле мөфти карары белән генә рөхсәт ителә. Фәтвада язылганча, башка диндә булган хатын-кыз Аллаһны – бер, Гайсә һәм Мөхәммәтне Аллаһның илчесе дип таныса, мөселман кешесенә хатын булып бара ала. Шул хатын-кыз Коръән кушканнарны үтәргә әзер икәнен дә белдерергә тиеш.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграм сәхифәсендә бер кешенең соравына җавапта болай дип аңлатты:

– Безнең Россия Диния нәзарәтенә катнашыбыз юк. Шуңа күрә аларның карарлары Татарстандагы мөнәсәбәтләргә берничек тә йогынты ясамый.

Татарстан Диния нәзарәтенең голәмәләр советы да Россия Диния нәзарәте карары белән килешмәвен хәбәр итте.

– Россия Федерациясе территориясендә иң киң таралган хәнәфи мәзһәбендәге (мәзһәб –  ислам диненең сөнни юнәлешендә хокук системасы яки дини агым. – Ред.) хокук мәктәбе нигезләмәләренә карасак, мөселман кешегә Китап рөхсәт иткән хатын-кызлар белән никахлашырга рөхсәт ителә. Аларга христианнар һәм яһүдиләр дә керә. Бу кагыйдә мәзһәбләр барлыкка килгәнче, ислам эрасы башланып киткәндә дә булган һәм хәзерге көнгә кадәр үз көчен саклый. Моннан тыш, дини мәсьәләләрдә Россиядә динара тынычлыкны һәм татулыкны сакларга тырышуны бик мөһим дип саныйбыз, – диелә республика нәзарәте матбугат хезмәте җавабында.

Чечня Республикасы мөфтие Сәлах хаҗи Межиев сүзләренчә, башка дин тотучылар белән никахларны тыю күптәннән исламда инде гомум мәгълүм хакыйкать булып тора. «Исламда һәрвакыт башка дин вәкилләре белән никахка тыю булды. Бу хакта фикер алышу һәм сөйләшү дә кирәк түгел, әлеге мәсьәләдә бәхәсләр дә, каршылыклар да юк», – дип саный мөфти.

Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов исә Россия мөселманнары диния нәзарәтендәге хезмәттәшләрен уйланырга өнди. «Голәмәләр советындагы вәкилләр чыгарган фәтвага хөрмәт белән карыйбыз, тик Коръәндә әйтелгәннән дә артыграгын әйтә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә Китап кешеләре белән никах рөхсәт итә. Башка дин вәкилен хатынлыкка алыргамы-юкмы – ир-ат эше», – диде ул.

Ислам дине тарафдарлары гына түгел, нәзарәт тәкъдимен башкалар да хупламагае әле. Россия православие чиркәве (РПЦ) мондый тыюның христианнар өчен дә булуын искәртте. Протоиерей Андрей Ткачев әйтүенчә, элек христианнар да башка дин тотучылар белән гаилә кора алмаган. «Хәзер йомшардык, эрегән туңдырма төсле. Бәлки, безгә дә шулай ук никах мәсьәләсендә бу юнәлештә эшләргә, кырысрак һәм катгыйрак булырга кирәктер?» – дип саный рухани.

Безнең хәзрәтләр бу уңайдан нәрсә уйлый икән дип, без Әл-Мәрҗани Җәмигъ» мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтаховка мөрәҗәгать иттек.

– Һәр төбәкнең үз мөфтияте бар. Безнең дә үзебезнеке. Татарстанның барлык мең ярым мәчете Камил хәзрәт Сәмигуллинга буйсына. Башка мөфтиятләр кабул иткән фәтвалар безнең республикага кагылмый. Укып, танышып бара алабыз, әмма үзебез өчен закон дип кабул итмибез. Россия Диния нәзарәте чыгарган фәтвага килгәндә, Коръәндә бу мәсьәләгә бәйле барысы да аңлаешлы итеп язылган. «Маидә» (Аш яулыгы) сүрәсенең 5 нче аятендә болай диелә: «…сезгә фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә хатыннар, янә сездән әүвәл китап бирелгән китап әһелләреннән фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә яхшы хатыннар хәләл булды». Никах укылганда, гаилә башлыгы буларак, ир-ат мөселман булырга тиеш. Бу – бәхәссез. Ә инде хатын-кыз мөселман булса хәерле, булмаган очракта, ул Аллаһы Тәгаләне танырга һәм ирен үз диненә күчәргә күндермим, балаларны ислам дине буенча тәрбиялим дип әйтергә тиеш. Ир-ат тора-бара хатынын ислам диненә акрынлап күндерә, өйрәтә, аңлата ала, – ди хәзрәт. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда үз теләге белән ислам диненә килүчеләр дә күп.

«Диннән баш тарту – милләтне юк итү»

Диннәр, мәдәниятләр, милләтләр гасырлар буе дустанә яшәгән Татарстанда бу яңалык ничектер кискен кабул ителде кебек. Белгечләр катнаш никахларны тыюга нинди карашта?

–  Мөфтият мондый карарга юкка гына килмәгәндер. Хәзерге шартларда мөселманнар азчылыкны тәшкил итә, ягъни ассимиляцияләшү тенденциясе күзәтелә. Шәригать мөселман кызларына мөселман булмаган ир-атларга кияүгә чыгуны тыя, христианнарда да шул ук кагыйдә. Мөселманга исә башка дин вәкилен хатынлыкка алырга ярый, – диде адвокат Руслан Нәгыев  «ВТ» хәбәрчесенә. – Кайбер галимнәр шундый фикердә тора: халыкның азчылыгын тәшкил иткән илләрдә мөселманнарга башка дин вәкилләре белән гаилә кормау хәерлерәк. Барысы да мөселман булмаган хатын яисә ир белән никахлаша башласа, ни буласын күзаллап карагыз. Мәсәлән, халыкның 20 процентыннан артыгы гына – ислам динен тотучылар, ди, алар шулай эшли башласа? Минемчә, мөселманнар югалачак.

Сәясәт белгече Руслан Айсин әйтүенчә, дини тәгълиматларны белмәүчеләр, киң җәмәгатьчелек өчен нәзарәт чыгарган фәтва, күрәсең, берникадәр шаккатыргыч вакыйга булган.

– Ислам тәгълиматыннан чыгып фикер йөртсәк, хатын мөселман яисә Китап әһеленнән булса хәерле. Мәҗүси һәм дингә, Аллаһка ышанмаучыларны хатынлыкка алу катгый тыела. Диния нәзарәтенең документында да шул язылган. Шушы нечкәлекләрне белмәгән кешеләр өчен, әлбәттә, бу – вакыйга иде. Соңгы арада ислам дине тирәсендәге шау-шу да йогынты ясагандыр, бәлки, – ди сәясәтче.

Белгеч әйтүенчә, фәтвада татарлар өчен дә игътибар итәрлек сүзләр юк түгел.

–  Кызганыч, татарның үзбилгеләнү принциплары югала. Ни сәбәпле? Шул ук катнаш никахлар аркасында. Андый гаиләдә туган баланың үзбилгеләнүе билгесез, ул ни урыс, ни татар түгел. Шуннан инде бәла, аннан маңкорт чыга. Диния нәзарәте тәкъдим иткән документта бернинди каршылык та күрмим. Интерпретациясе, ягъни мәгънәсен аңлатып бирү төрлечә булырга мөмкин, – ди Руслан Айсин.

Ә бит мәхәббәтне милләт, дин, тел кебек төшенчәләрдән өстенрәк күрүчеләр дә юк түгел. Хискә бирелеп, диненнән баш тартучы яисә динен алмаштыручылар бар. Мондый чикләүләр бәрабәренә андыйлар тагын да күбәймәсме соң?

– Кеше ул – үзе генә бик зәгыйфь берәмлек. Җәмгыять капризларына гына иярсәң, дин дә таркала, башкасы да, әллә нәрсәләргә барып җитә алабыз. Нигез булып торган төшенчәләр бар. Аларны үзгәртү, бозу һич кенә дә дөрес булмас. Шуның берсе – дин тәгълиматы. Ул үзгәрми. Европа илләренә күз салсаң, анда хәзер ир-ат һәм хатын-кыз төшенчәләре дә югала бара. «Гендер 1», «гендер 2» дип әйтәләр хәзер. Ислам дине исә әнә шул фундаменталь принциплар сагында тора. Мәхәббәт – мәхәббәт инде ул. Мәхәббәт  ул – хис. Хис юкка да чыгарга мөмкин. Хәзерге күпчелекнең дин тотуы да – формаль күренеш кенә инде ул. Тәре яисә ярымай тагып йөрү белән аның дингә катнашы бетә дә, – дигән фикердә Руслан Айсин. – Татарны ислам дине саклап калды. Ул безнең тормышта гаять зур урынны алып тора. Аннан баш тарту – милләтне юк итү дә, ахмаклык та.

Фотограф Флүн Вилданов фикеренчә, хәзер никах ниндидер бер максат белән генә башкарыла торган формаль гамәлгә әйләнеп бара, моңа җитди карамаучылар да җитәрлек.

– Күпләр – урыслар һәм башкалар – никахка ник ризалаша? Ничек тә булса кияүне яисә кәләшне үзенеке итәр өчен. Никах динле, ислам кагыйдәләре буенча яшәгән кешегә укылырга тиеш. Ислам динендә икән, аның хәләл җефете дә мөселман була. Бу мөселман кешесе өчен яңалык түгел! Фәтва чыгаручыларның да төп фикерләре шул иде. Никахка бик җиңел караучылар күбәйде, традициягә, модага әйләнде бу. Никах декорациягә әйләнеп бара. Диндә түгелсең икән, андыйларга ЗАГС ишекләре ачык, язылсыннар, торсыннар, – ди ул.

Патша Россиясендә төрле халыклар арасында гына түгел, төрле сословиеләр арасындагы никахлар да сирәк күренеш була. Катнаш гаиләләрнең массакүләм күренешкә әверелүе Бөек Ватан сугышыннан соң башлана. 1950 елда мондый гаиләләрнең өлеше 10 процентка җитә. 1959 елда аларның саны илдәге барлык никахларның 10,2 процентын (5,2 млн) тәшкил иткән, 1979 елда – 9,9 млн яки 14,9 процент, ә 1989 елда – 12,8 млн яки 17,5 процентка җитә.

ФИКЕР

Лилия Галимова, Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе:

– Әгәр бу мәсьәләгә формаль рәвештә карасак, бездә никахлашу мәсьәләсе Россия законнары һәм башка документлар белән көйләнә. Формаль карамасак, без, әлбәттә, бу очракта күпмилләтле, төрле дин вәкилләре булган дәүләттә яшәвебезне аңларга тиеш.

 

Чулпан Гарифуллина

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәхәббәт катнаш никаһ