Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Үлгән кеше исеменнән корбан чалу дөресме?

Гаиләдә корбан кем исеменә чалына, гакыйка корбанын гает көнне чалырга мөмкинме һәм корбанлыктан шашлык пешерергә рөхсәт ителәме?

20 июльдә Корбан гаетен билгеләп узачакбыз. Гаиләдә корбан кем исеменә чалына, гакыйка корбанын гает көнне чалырга мөмкинме һәм корбанлыктан шашлык пешерергә рөхсәт ителәме? «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов корбан чалуга бәйле сорауларга җавап бирде.

– Хәзрәт, корбан чалуның хикмәте турында сөйләгез әле.

– Корбан чалуның төп мәгънәсе – Аллаһ әмерен үтәп, Аңа якынаю. Гает якынлашкан көннәрдә кайбер адәмнәр, бигрәк тә хайваннарны яклаучылар, корбан чалдыруны тыярга дип сөйләнеп йөри башлыйлар. Мөселман кешеләре хайваннарның хакын белә, әлбәттә. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә безгә сарыкларны һәм башка хайваннарны ит итеп кулланыр өчен биргән. Алар белән ризыкланырга кушкан. Коръәннең «Хаҗ» сүрәсендә: «Аларның (чалган корбаннарның) итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә», – диелә. Корбан чалуның төп хикмәте чалынган хайванда да, аның итендә дә түгел, ә Аллаһка күндәмлек күрсәтүебездә. Корбан карабә дигән сүздән килеп чыккан, ул якын булу, якынаю дигәнне аңлата. Корбанлык итен мохтаҗларга таратып, туганнарны корбан ашына чакырып, без алар белән дә һәм шуның белән Аллаһка да якынаябыз. Соңгы вакытта туганнар үзара сирәк күрешә, аралаша. Мәҗлескә җыелу алар белән очрашуга бер сәбәп тә бит. Раббыбыз исә безгә туганлык җепләрен сакларга кушкан.

– Корбанлык малына булган таләпләр хакында да искәртсәгез иде.

– Корбан итеп дөя, сыер, сарык яки кәҗә кебек пар тояклы хайваннар гына чалына. Сарык яки кәҗәгә – бер яшь, сыерга – ике, дөягә биш яшь тулган булырга тиеш. Алты айлык тәкә бер яшьлек зурлыгында булса, аны да чалырга мөмкин. Сарык бер кеше исеменнән, ә сыер белән дөяне җиде кеше берләшеп тә чала ала. Ләкин бу җиде кешенең нияте дөрес булсын, арадан берсе, ярар, итем беткән иде, үзебезгә ашарга булыр, дип ниятләсә, берсенең дә корбаны кабул булмый. Корбанлык сатучылар да моңа бизнес, акча эшләү дип кенә карамасын иде. Артык зур бәя куеп, сатып алучыларга кыенлык китерергә тиеш түгелләр. Аллаһы Тәгалә аның малына барыбер бәрәкәт бирәчәк. Халык ала дип, бик кечкенә бәрәннәрне кыйбатка сатучылар да бар. Әйткәнемчә, корбанлык малның үз таләпләре бар. Кемдер, әйбәт булды, арзанрак алдым, дип сөенеп тә йөрер, ләкин ул корбаның кабул булды дигән сүз түгел әле. Мөгезе төшкән, күзе кылый, колагы тишек булган, бер аягы аксак сарыклар корбанлык була алмый. Малда бу кимчелекләр булырга тиеш түгел. Элегрәк корбанга дигән сарыкларны алданрак алып куеп, аларны бераз үстереп, яхшылап тәрбияләп, иң матур сарыкны чала торган булганнар.

– Корбанлык хайванны сатып алганда сатулашырга ярыймы?

– Сатып алучының сатулашырга хакы бар. Корбанлык хуҗасына бөтенесен бер бәядән куеп сатып җибәрү җайлы, әлбәттә. Әмма кечкенә сарыкны күрә торып югары бәядән аласы да килми бит. Шуңа да сатулашу тыелмый.

– Гаиләдә бер корбанлык булганда, аны кем исеменнән чалалар?

– Иң элек еш очрый торган бер хата турында әйтәсем килә. Корбанны фәлән кеше исеменнән чалдык, дип әйтү гадәте бар. Аллаһ ризалыгы өчен фәлән кеше исеменнән дип әйтергә кирәк. Югыйсә без ул кешене Аллаһ дәрәҗәсенә күтәргән булып чыгабыз. Аннары корбанны гомергә бер чалсаң җитә дип уйлаучылар да юк түгел. Яки өченче ел вафат булган әни, былтыр – үз исемемнән, быел хатын исеменнән чалабыз, дип сөйлиләр. Мөмкинлеге булган кеше ел саен чалырга тиеш. Быел нисаб күләме 36 мең сум дип куелды. Барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш 36 мең сумы булган кеше корбан чалырга тиеш. Юк икән, бу бурыч аның өстеннән төшә. Гаиләдә кем исеменнән чалына дигәндә, бу  бик еш бирелә торган сорау. Гаилә хуҗасы исеменнән булса, савабы бөтен гаиләгә була. Әгәр дә хатын-кыз үзе акча эшли һәм аның 36 мең сум акчасы бар икән, ул үз исеменнән дә чалдыра.

– Үлгән кеше исеменнән корбан чалу дөресме?

– Бу рөхсәт ителә, әмма башта исән кеше исеменнән чалырга кирәк. Аллаһ каршында иң элек үз өстебездәге бурычны төшерү зарур. Мөмкинлек булса, икенче корбанлыкны вафат кеше исеменнән дә чалырга була. Шул ук вакытта искәрмә дә бар: корбан алдыннан гаеткә сарык чалырга ниятләгән кеше үлеп китсә, әгәр дә моңа акчасы да әзерләнеп куйган булса, аның исеменнән чалырга тиешбез.

– Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүләргә?

– Итне өч өлешкә бүлү иң күркәме санала. Бер өлешен таратасың, икенчесенә аш пешереп, туганнарыңны чакырасың, өченче өлешен үз гаиләңә калдырасың. Әмма бу катгый таләп түгел. Бөтен өлешен дә таратып бетерергә була, гаилә мохтаҗ булса, барысын да үзенә калдыра ала.

– Корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы?

– Ярый, әлбәттә.

– Корбан ашын күпмедер вакыттан туган көнгә туры китереп үткәрсәң буламы?

– Моның бернинди дә гөнаһы юк.

– Итнең сөякләрен нишләтергә?

– Сөякләрне эткә бирергә ярамый дигән сүз дә йөри. Аны алай олыларга, изгеләштерергә кирәкми. Эткә биргәннән соң калганын, аунап йөрмәсен өчен, күмеп куярга кирәк.

– Корбан чалдырмыйча, шул күләмдәге акчаны сәдака итеп кенә таратырга мөмкинме?

– Сәдака ул – аерым нәрсә. Аның – үз хөкеме. Хәзер күпләр «Зәкят» ярдәм фондына акча биреп, үзләре исеменнән корбан чалдыра. Ә фондтагылар итне мохтаҗларга тарата. Болай эшләргә дә ярый.

– Корбан чалганда догасын чалучы түгел, үзең укысаң хәерлерәк, диләр…

– Кеше үзе чалса, иң яхшысы. Юк икән, сарыкны чалганда үзе ниятен әйтеп, дога укып тора. Үз телеңдә, Раббым, Синең ризалыгың өчен корбан чалам, кабул итсәң иде, гөнаһларымны кичерсәң иде, дип теләргә кирәк. Доганы башка кеше укыса да ярый.

– Гакыйка корбанын чалуны гает көненә калдырырга ярыймы һәм ул ваҗиб корбаны булып китә аламы?

– Гает алдыннан бала туып, гакыйка корбанын чаласың килсә, башта ваҗиб корбанны чалырга кирәк. Гакыйка корбанын чалу мәҗбүри түгел, аны чалсаң, саваплы буласың, чалмасаң, гөнаһы юк. Ә мөмкинлеге булган кеше ваҗиб корбанны чалырга тиеш. Аннары гакыйка корбанын чалуны башка вакытка да калдырырга була. Аның төгәл көннәре юк.

Корбан догасы һәм нияте

Чалынасы хайванны кыйблага каратып, сул ягына яткырганнан соң, шушы дога укыла:

Аллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйәә үә мәмәәти лилләһи Раббиль гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ.

(Йә Аллаһ, дөрестән дә, минем намазым һәм гыйбадәтем, яшәвем һәм үлемем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ ризалыгы өчендер. Аллаһы Тәгаләнең һичбер тиңдәше юктыр.)

Соңыннан ният әйтелә:

«Йә Раббым, ошбу корбанны Үзеңнең ризалыгың өчен фәлән улы фәләннән (фәлән кызы фәләннән) кабул кыл. «Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр!» – диеп, корбанлыкны бугазыннан чалыфп җибәрәсе.

 

Дилбәр Гарифуллина

Ватаным Татарстан

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан чалу