Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Бала тәрбиясе турында уйланулар".

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим Әти, әни, мәхәббәт, гаилә, никах Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ. Дөньяда материалистик караш киң таралып, матди кыйммәтләр генә бәяләнә башлау кешеләрнең рухи байлыкларга карата булган мөнәсәбәтен тискәре якка...

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим
Әти, әни, мәхәббәт, гаилә, никах
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.
Дөньяда материалистик караш киң таралып, матди кыйммәтләр генә бәяләнә башлау кешеләрнең рухи байлыкларга карата булган мөнәсәбәтен тискәре якка үзгәртте. Бүгенге белем бирү системасы да балаларны бу материаль дөньядан, үзенең нәфесен канәгатьләндерү өчен, төрле юллар белән матди байлык табарга өйрәтә. Шуның нәтиҗәсе буларак, күп кеше, нинди генә юллар белән булса да, башкаларга читенлек, авырлык тудырып, рәнҗетеп, үзенең нәфсен канәгатьләндерергә омтыла. Бер-береңә карата хөрмәт, ярдәмләшү кебек сыйфатлар үзара конкуренциягә һәм бер-береңне күрә алмауга әйләнә. Эчкерсез мөнәсәбәтләр юкка чыга. Дөньяны да, кешенең үзен дә материаль яктан гына танырга өйрәтү - бүгенге белем бирү системасының иң кимчелекле һәм зарарлы ягы.
Байлык туплап, яхшы өйләр салып, затлы машиналар алып биреп, баланы бәхетле итеп була, дип уйлаган әти-әни дә хаталы юлда. Андый фикерләр дә - ялгыш тәрбия җимеше. Күпме генә тырышсаң да, барыбер сиңа караганда күбрәк байлык калдыручы булачак. Әти-әнисен калдырган байлыгына карап кына бәяләргә өйрәнгән бала, аларны барыбер булдыксызлыкта гаепләячәк. Картаймыш көнеңдә үзең төзегән зур йортта үзеңә урын да калмаска мөмкин.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Әтинең балага калдырган иң зур мирасы - яхшы тәрбия», - диде. Кызганыч, байлык артыннан куып, күп вакыт үзебезнең сәламәтлегебез турында да, балалар тәрбиясе турында да онытып җибәрәбез. Бернинди байлык белән дә сәламәтлекне дә кире кайтарып, баланың да холкын үзгәртеп булмый. Ашау-эчү, күңел ачу өчен генә дөньяга килеп тә торасы юк. Адәм баласының максаты югарырак булырга тиеш.
Балаларыбыз белән күбрәк аралашып, аңлашып, үзара мәхәббәт тәрбияли алсак, алар байлыкка караганда әти-әнисен яратарак төшәр иде. Җәмгыятебездә картлар йортларына да ихтыяҗ әзрәк булыр иде.
Бүген өч көнлек дөнья байлыгына шулкадәр бирелгәч, безнең намаз укырга да, әти-әни белән сөйләшеп утырырга да, балаларыбыз белән аралашып, аңлашып, берберебезне хөрмәт итеп яшәргә дә вакытыбыз юк. Балалар ни эшләсә эшләсен, тик безне дөнья куудан, яки телевизор караудан гына аермасын.
Кем соң ул бала? Ул каян килгән? Бәлки бу сораулар сәер дә яңгырый торгандыр. Әмма бүген кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган, аңсыз курчак дип кабул итәбез.
Бала бит ул рух рәвешендә дөнья яратылганда ук яратылган. Аллаһ хозурында фәрештәләр, җеннәр янында яшәгән. Җир тормышында яшәү өчен әтисендә орлык буларак барлыкка килгән. Ана карынында шул орлыктан материаль формада формалашкан. Әти кеше ничек яшәгән, нәрсә ашаган, нәрсә эчкән, шуның нәтиҗәсендә нинди орлык җитештергән, әлбәттә, балада бу чагылыш таба. Алабута орлыгыннан күпме генә тырышсаң да, бодай үстереп булмый.
Шулай ук булачак әни кеше дә нинди тормыш алып бара, ничек яши, кияүгә чыккач нәрсәләр ашый, нинди киемнәр киеп йөри - болар берсе дә әһәмиятсез түгел. Чөнки баланың тәне әни кеше ашаган ризыктан формалаша. Әти кеше аракы белән сугарып орлык җитештерсә, әни кеше хәрам ризыклар ашап баланың тәнен үстерсә, ул бала туганда ук хәрамга, бозык эшкә хирыс булып дөньяга килә.
4 ай да 10 көндә шул формалашкан тәнгә Аллаһ хозурындагы җан иңә. Җан никадәр генә саф булмасын, аңа хәрамнан хасил булган тән белән идарә итү авыр булачак. Инде баланың тәне дә, җаны да, аңы да бар. Әмма әле ул тагын 5 ай ана карынында кала, холык формалаша. Ана карынындагы баланың аңлаганын хәзер инде фән дә раслады. Бу вакытта булачак әти-әни ниндирәк тормыш алып бара, үзара мөнәсәбәтләре нинди? Бигрәк тә әни кеше нинди фильмнар карый, тирә-юньдәгеләргә нинди сүзләр әйтә, берсе дә эзсез югалмый, баланың холкына тәэсир итә.

Дәвамы бар.

Җәлил хәрәт Фазлыев. Иманлы бала.

Фото: http://www.umnitsa.ru/articles/pochemu-my-rekomenduem-zanyatiya-s-pelyenok/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250