Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Рамазан аенда Раббыбызга ризыктан тыелып якынайган булсак, хәзер киресенчә, корбан итеннән авыз итеп якынаябыз"

Балтач районыннан быел утыздан артык хаҗи изге җирләрдә гыйбадәт кылды. Һәрберсенең чыгышында - ихлас шөкер сүзләре, йөзләрендә шатлык нуры, күзләрендә рәхмәт яшьләре. Кылган хаҗлар, чалган корбаннар кабул, әҗере бары җәннәт нигъмәтләре булса иде...

23-24 сентябрьдә Балтачта корбан ашлары гөрләде. Ике көн дәвамында өч йөзәр мөселман һәм мөслимә кардәшләребезгә бәйрәм табыны әзерләнде. Табынның төп сые - корбан ите һәм хаҗилар күчтәнәче - зәм-зәм сулары булды.
Коръән аятьләре уку һәм яңа һиҗри елга аяк басуыбызга багышланган вәгазь сүзләре белән башланган әлеге мәҗлес быел хаҗ сәфәренә бару бәхетен татыган кардәшләребезнең чыгышлары, дога-нәсыйхәтләре белән үрелеп барды. Татарстанның баш казые, Балтач мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев үз чыгышында: "Рамазан аенда Раббыбызга ризыктан тыелып якынайган булсак, хәзер киресенчә, корбан итеннән авыз итеп якынаябыз, калебләребезне пакьлибез. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызның сөенечен бу дөньяда һәм ахирәттә күрергә насыйп итсен", - диде.
Балтач районыннан быел утыздан артык хаҗи изге җирләрдә гыйбадәт кылды. Һәрберсенең чыгышында - ихлас шөкер сүзләре, йөзләрендә шатлык нуры, күзләрендә рәхмәт яшьләре. Кылган хаҗлар, чалган корбаннар кабул, әҗере бары җәннәт нигъмәтләре булса иде...Бу хакта мөхтәсибәттән хәбәр итәләр.
tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250