Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Тырнак кисү әдәбе.

Җәлил хәзрәт, күп кешене кызыксындыра торган тырнак кисү әдәбенә тукталып китик әле. Халык арасында «кич белән тырнак кисәргә ярамый, бу эш җомга көнне генә башкарылырга тиеш һәм башка төрле сүзләр электән килә.

Әгуузе билләһи минаш-шайтан-иирраҗиим, бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим!
Газиз дин кардәшләрем, әссәләмммүгәләйкүм үә рах-мәтуллаһи үә бәракәәтүһ.
Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән үзенә генә хас гореф-гадәтләре бар һәм аларның күбесе ислам диненә үрелеп яшәп килгән. Безгә гарәпләр килә башлагач, тырнак кисү буенча сорау биреп, аларны еш аптыраталар иде. Аларның җаваплары кыска: «кайчан киссәң дә була, киселгән тырнак чүп, аның урыны чүп савытында».
Асылда бу шулай, әмма бу мәсәләне артык гадиләштереп тә бетерергә ярамый. Кич, караңгыда тырнак кисү мәсьәләсе аңлашыла: элек, чыра яисә лампа яктысында тырнак киссәң, ул чәчрәп китсә, аны табып та булмаска мөмкин булган. Бездә бит борынгыдан чәчне, тырнакны җыеп, яндыру яисә җиргә күмү гадәте яшәп килгән. Мин моны начар димәс идем. Бу кешене, балаларны чисталыкка өйрәтү, тәртип белән яшәүгә күнектерүнең иң отышлы адымы булгандыр.
Бүген исә яктылык белән проблема юк. Чәчләрне, тырнакларны теләсә кая ташламыйча, чисталыкны булдырсак кемгә начар? Җомга көнне тырнак кисү турында. Мәккәдә дә Хаҗ гамәле кылганнан соң чәч алдырабыз, тырнак кисәбез, ә җомга көн ул - гади мөселман кешесенең хаҗы.
Ислам дине буенча китаплар бастырган Таҗетдин Ялчыголнең («Тәварихи Болгария», «Рисәләи Газизә») фикере буенча да, безнең бу гадәт тә шуңа турыдан туры бәйле, дип әйтә алабыз. Аннан килеп, без җомга көн мәчеткә барганда гөсел алып, чиста киемнәребезне киеп, пакъләнеп барабыз. Тырнакларны тәртипләп бару да яхшы гадәт. Башка көннәрдә, сишәмбедән кала, тырнак кисмәү турында катгый чикләүләр юк, дип беләм. Күп чыганакларда, сишәмбе көнне тырнак кисәргә ярамый, дигән кискен фикерләр бар. Аллаһы Тәгалә барысын белүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250