Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәлил хәзрәт Фазлыев Илһам Шакировның тормышына бәйле ике хәдис сөйләде

Җәлил хәзрәт Фазлыев Илһам Шакировның тормышына туры килгән пәйгамбәребезнең ике хәдисен китерде. Бу хакта Татарстанның Баш казые бүген Мәрҗани мәчетендә узган җырчының җидесенуздыру чарасында сөйләде.

«Әйтәләр бит Ислам диненең музыкага бернинди катнашы да юк диеп. Ә пәйгамбәребезнең (г.с.) шундый хәдисе бар: «Һәр мөселман уен коралына охшаган». Уен коралыннан тавыш чыксын өчен нәрсә кирәк? Эче буш булуы кирәк. Ягъни күңелендә дөньядан башка биегрәк әйберләр булырга тиеш», - диде ул.

«Икенче хәдисендә ул болай ди: «Үзе сагыш эчендә янган кеше генә моңын башкаларга җиткерә ала”. Аллаһ Тәгалә аңа шундый авыр балачак биреп, сагыш эчендә кайнатып, аның моңын халыкка җиткерә торган кеше итеп ясады», - диде хәзрәт.

«Миңа калса, бу ике хәдис Илһам абыйның тормышына бик туры килә», - диде Җәлил хәзрәт.

sahne.ru

Фото: sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илһам шакиров