Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ: “Ну и всё” дигәнгә әзер булыйк”

Яшәү рәвешенә карап, организмда авыру килеп чыга. Авыргач, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Ә без яхшы дару, әйбәт табиб эзлибез. Яшәү рәвешен үзгәртү турында уйлап та карамыйбыз. Нәрсәдәндер үзеңне тыю, тыелу – безнең өчен сәламәтлек.

– Авырмыйча калып булмый. Яшәү табигый булган кебек, үлем дә табигый. Шуның кебек, авыру да – табигый хәл. Бер генә кеше дә авырмый калмый, кеше авырырга тиеш. Авыргач, ул сәламәтлегенең кадерен белә. Авыру яшәү рәвеше белән бәйле.

Авырсам, улларыма: “Мине урманга илтеп ташлагыз”, – дим. Шуннан тазарып кайтам. Гөмбә җыярга бик яратам, кырык-илле төрен беләм. Кар беткәннән кар яуганчы урманда мин. Элек җиләк җыярга да йөри идем, хәзер бик йөрмим. Әмма гөмбә җыюны ташлап булмый. Шуңа күрә авылда яшим мин, шушында үләргә язсын инде.

Яшәү рәвешенә карап, организмда авыру килеп чыга. Авыргач, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Ә без яхшы дару, әйбәт табиб эзлибез. Яшәү рәвешен үзгәртү турында уйлап та карамыйбыз. Нәрсәдәндер үзеңне тыю, тыелу – безнең өчен сәламәтлек.

Боларның барысына да Ислам дине өйрәтә. Чисталыкка да, хәрәмнән тыелырга да. Намаз укуның да беркемгә дә зыяны тими, киресенчә, каткан буыннарны язып аласың. Иртәнге намазны вакытында укыган кеше үзенә көн буена җитәрлек энергия ала. Шуңа күрә яшьтән намазга басарга, дингә килергә кирәк.

Бер бик бай кеше, хәзергечә әйтсәк, “яңа урыс” бик кәефләнеп, байлык хикмәтләренә хозурланып диванда ята икән. Ишек шакыганнар. Усал гына итеп: “Кем анда?” – дип кычкыра бу. Ә тегеннән җавап: “Бу – мин, әҗәл булам”. Тегесе кырыс кына: “Ну и что?” – дигән. Әҗәл тыныч кына: “Ну и все”, – дигән. Һәркем: “Ну и все”, – дигән вакытка әзер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш