Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Локман Хәкимнеке булуы ихтимал нәсыйхәтләр. Укып карагыз әле, никадәр тирән мәгънә аларда. Кыскалыкта – осталык!

– Бүре, көтүчеләрнең сарык ите ашап утырганнарын күреп, шаккаткан. “Әгәр бу эшне мин эшләсәм, бөтен дөньяга тавыш кубар иде”, – дигән. Дөнья шулай корылган, берәүнең бәхете икенчене бәхетсез итә.

– Кешеләргә рәхмәт әйтә белү – яхшы күңеллелек сыйфаты.

– Тормыш авырлыкларына сабыр итәргә өйрәнсәң, ул синең тормышыңны җиңеләйтүче гадәткә әйләнер. Шуны онытма: һәр кайгы үткәнгә кадәр генә, һәр түрә урыныннан төшкәнгә кадәр генә.

– Якын кешеңнең сине рәнҗетүе – ике дошманның рәнҗетүеннән дә яман.

– Саф күңелле кешеләргә үлем куркыныч түгел, ахыры – җәннәт.

– Байлыгың артканга сөенмә, кимегәнгә кайгырма – бәхетле кеше булырсың.

– Кеше бәхетеннән көнләшмә, аның белән бергә сөен, ул бәхет синеке дә булыр. Көнләшсәң, зыяны үзеңә генә булыр.

– Үлемнән кала алмассың, кешечә үләргә тырыш (иман белән). Яшәү табигый булган кебек, үлем дә, авыру да табигый. Кайсы гына килсә дә, берәүне дә гаепләмә. Аны тәкъдир дип кабул ит.

– Исраф кылма, сакчыл бул. Ярдәм сорап йөрүгә караганда, башкаларга нәрсәдер калдырып китү хәерле, хәтта алар дошманнарың булсалар да.

– Кешенең иң зур хәзинәсе – һөнәрле, эшкә сәләтле булу.

– Түрәләр белән сирәгрәк очрашырга тырыш, очрашырга туры килсә, матур әңгәмә кор. Тәнкыйтьләп ачуларын чыгарма, үз фикереңне тагарга тырышма, аларны үзгәртеп булмый, үзеңә, якыннарыңа зыян китреерүең бар. Тәнкыйть – авыр таш кебек, ыргытырга көчең җитсә генә күтәр, югыйсә, астында калып харап булырсың.

– Зирәк кеше үзенә ни кирәген аңлый, шуңа аның янына киңәшкә байлар да килә. Байлар үзләренә ни кирәген белми, белсәләр, бөтен сәләтләрен дөнья кууга куймаслар, мәңгелекләрен дә кайгыртырлар иде.

– Нәфесе акылын томалаган кеше үзенә нинди куркыныч янаганын күрергә сәләтле түгел.

– Бар кешегә дә ярарга тырышкан кеше берәүгә дә ярамый.

– Яшьләрне тәнкыйтьләгәнче, үзеңнең яшь вакытыңны исеңә төшер, яшьлек – Адәм галәйһиссәламгә дә тыелган җимешне ашарга мәҗбүр итте. Картлардан зарланганчы, үзеңә бу көн киләсен уйла. Иң тиз үтә торган “кимчелек” – яшьлек.

– Ышанган кешең дә һәлак итәргә мөмкин, шикләнгән кешең дә коткарырга мөмкин.

– Кылыч ясаучы – үтерүче түгел, аны кулланучы яманрак, яла ягучыдан, шул яланы кулланучы начаррак.

– Атлар юк җирдә ишәкне ат дип уйлыйлар. Ул аңа карап атка әйләнми. Иярен алыштырганга карап кына ишәк ишәк булудан туктамый.

– Бүре, көтүчеләрнең сарык ите ашап утырганнарын күреп, шаккаткан. “Әгәр бу эшне мин эшләсәм, бөтен дөньяга тавыш кубар иде”, – дигән. Дөнья шулай корылган, берәүнең бәхете икенчене бәхетсез итә. Мәче бәхетле булса, тычкан һәлак була, тычкан бәхетле булса, мәче ач кала. Берәү җиңү шатлыгын татысын өчен, бик күпләр җиңелү ачысын татырга тиеш. Кемдер күтәрелсен өчен кемдер урыныннан төшәргә тиеш.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нәсыйхәт гыйбарә тормыш