Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәетне югач, карарга ярыймы?

Мәетне җирләү тәртибе һәр җирлектә кабул ителгән тәртипләргә нигезләнә.

Безнең авыл мәчетендә мәет юу урыны ачтылар. Мәетне шунда юалар да, мәчет алдында гына дога кылып, соңгы юлга озаталар. Үзе яшәгән йортка алып кайтмыйлар. Болай ярыймы? Юып кәфенләгәннән соң, якыннарына мәетнең йөзен карарга рөхсәт итмиләр. Мәрхүмне соңгы тапкыр күрергә теләүчеләр була бит.

Казандагы «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН җавап бирә.

— Мәетне җирләү тәртибе һәр җирлектә кабул ителгән тәртипләргә нигезләнә. Сезнең авылда шундый рәвешле башкарылса, бу тәртипләргә буйсынырга кирәк. Дөрес, дин буенча, мәетне йорты ишегалдына алып кайтып, шунда җеназа уку тыелмаган. Чынлап та, кайбер җирдә юып кәфенләгәннән соң, мәетнең йөзен ачып күрсәтәләр, кайбер авылларда рөхсәт ителми.

Сәбәбе — җеназа намазын укуны һәм җирләүне тоткарламау белән бәйле. Алайса, мәетне юып кәфенләгәннән соң, аның якыннары, аеруча әнисе, хатыны, балалары өстенә ятып, бик каты елый башлыйлар һәм моның белән җирләү эшләрен тоткарлыйлар, дип яза Ирек мәйданы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев