Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әманәткә хыянәт

Әманәт ул – сиңа ышанып тапшырылган нәрсәне саклап тоту һәм сорап килгәндә хуҗасына тапшыру. Пәйгамбәребез әйтте: “Үзеңә әманәт итеп бирелгән нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт кылган кешегә хыянәт кылма”.

Бөтен әманәтләрнең иң зурысы – иманны, Аллаһның динен, Аллаһ әмер иткән фарызларны саклау. Әманәт турында сөйләгәндә без кеше әйберен саклап тотуны гына күз алдында тотсак та, ислам динендә ул моның белән генә чикләнми. Алар:

– Ир белән хатын арасындагы эшләр һәм сүзләр дә әманәттер һәм икесе дә бер-берләренең серләрен, кимчелекләрен әманәт итеп сакларга тиешләр. Пәйгамбәребез әйтте: “Аллаһ каршында Кыямәт көнендә әманәткә иң олы хыянәт шулдыр: ир белән хатын якынлык кылганнан соң, ир аның серләрен сөйләп йөрүе”;

– Кардәшеңне алдау да әманәткә хыянәт булып санала;

– Тапшырылган вазифаны намус белән үтәү;

– Алган белем дә әманәт, аны яшереп саклау тыела;

– Әйтелгән серне дә саклау әманәттер;

– Сәүдә иткәндә алдап сату да әманәткә хыянәт буладыр;

– Аллаһтан бирелгән һәр нәрсә дә әманәт булып санала. Кеше боларны гөнаһтан сакларга һәм дөрес юлда кулланырга тиештер. Мәсәлән, күзләр, колаклар, аяклар, куллар, балалар, ир, аның өчен хатыны, байлык, сәламәтлек.

Пәйгамбәребез әйтте: “Кыямәт көнендә дүрт нәрсә турында соралмыйча кеше үз урыннан кузгалмаячак: тормышы хакында – ул аны ничек үткәрде? Яшьлеге хакында – ул аны ничек үткәрде? Байлыгы хакында – ул аны кайдан алды һәм кая сарыф итте? Белеме хакында – ул аны ничек кулланды?

Аллаһ Коръәндә: “Әй, мөэминнәр! Белә торып Аллаһка һәм Рәсүлгә хыянәт итмәгез һәм әманәтләрегезгә дә хыянәт кылмагыз” (Әхзәб:27)  һәм “Дөреслектә Аллаһ гөнаһлы хыянәтчене яратмыйдыр”, – диде (Ниса: 107).

Хыянәтче кешене Аллаһ берничек тә җәзасыз калдырмас, бу дөньяда да һәм ахирәттә дә аларга хурлык һәм каты газап булыр.

 

 

Марат СӘЙФЕТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам