Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәчет ишегалдындагы чишмә каты судан коткарды

“Раиф” мәчете ишек алдында, җәй айларында чишмә казыдылар. Суы бик тәмле, йомшак...

Бу язманы күптән язасым килгән иде инде. Сүз Балтач бистәсенең Каенлык урамындагы чишмә турында бара. “Раиф” мәчете ишек алдында, җәй айларында чишмә казыдылар. Суы бик тәмле, йомшак иде. Халык рәхмәтен әйтеп суга килде. Чөнки суны ерактан чишмәдән алып кайта идек, су начар иде.

Көннәр суыта башлагач, мәчет кырыена жылытылган бина төзеп куйдылар һәм суны шунда суздылар. Хәзер бөтен кеше рәхәтләнеп суга шунда йөри. Каенлык ягындагы торучылар да көче кергәннәргә рәхмәтләрен әйтеп су алалар.

Булган матурлыкны, уңайлылыкны саклыйк, дип мөрәҗәгать итәсем килә минем.


Фиалка Закирова,
Балтач бистәсе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә суы