Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәчетебез тагын да ямьләнде...

Авылдашларыбыз Рафилә һәм Разил Хаҗиевлар (Бәдретдинов Рифат абыйның кызы белән кияве) мәчетебез тәрәзәләренә бүләк итеп бик матур челтәрләр элеп киттеләр.

Заманча гардиннар (имамыбыз Габделфәрт абый анысының чыгымын мәчет үзе күтәрәчәк дип белдерде) һәм зәвык белән сайланган челтәрләр мәчеткә яңа сулыш өреп торалар. Челтәрләрне элү өчен гардинны стенага Разил үзе һәм авылдашыбыз Хайруллин Илдар беркетеп куйдылар. Соңыннан Илсөяр апа белән Фәридә апа мәчетне җыештырып чыктылар. Саваплы гамәл кылган әлеге авылдашларыбызга үз изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын. Аллаһ тәгалә аларга матур тормыш, сәламәтлек насыйп итсен иде, дип яза ШАТ-Көшкәтбаш.


Фото: Илсөяр Ризванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы