Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәчетләрдә... балалар (+фоторепортаж)

Рамазан ае тәмамлану белән бистә мәчетләрендә бер-бер артлы балалар өчен җәйге ял чараларына старт бирелде. Мондый чараның тәүгесе үзәк мәчеттә узса, соңрак “Ислам нуры” мәчете дә балалар тавышына күмелде.

Үзәк мәчет имамы Рамил хәзрәт Бикбаев әлеге чараларга зур игътибар бирә. Аллаһка, ислам диненә мәхәббәт уяту, балага әхлакый тәрбия бирү кебек мөһим мәсьәләләрне алга куеп эш йөртә. Быелгы ял чарасы кысаларында балалар ислам диненә кагылышлы бик күп гыйлемнәр үзләштереп, ялны гаҗәеп күңелле уздыра. Балалар өчен аеруча истә калган көн ул мөгаен Арча шәһәрендәге “Боз сарае”на сәяхәт булгандыр. Хәер, табигать кочагында ял итүләр, төрле кызыклы уеннар уйнау белән узган көннәр матур мизгелләр булып балалар күңелендә озак сакланачак әле.

Чираттагы ял чарасы “Ислам нуры” мәчетендә уза. Ислам нигезләре дәресләре, саф һавада оештырылган уеннар, тәм-томлы мул табын артында күңелле итеп чәй эчүләр, җәмәгать намазларында катнашу бу кыска гына ялны файдалы һәм кызыклы итте. Биредә сабыйларны Аллаһны танырга, яратырга, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булып, күркәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә өйрәтәләр. Мәчеттә алган дәресләр балалар өчен киләчәк тормышын корганда да зур ярдәм булуы бәхәссез. Шушы көннәрдә балалар Арча районына сәяхәт кылды. Алар Тукай Кырлайда Габдулла Тукай музеенда булып, бик күп мәгълүмат туплаган, ресторанга кереп төшке аш ашаган.

Сәяхәттән кайтышлый Арча районының "Мәрҗәни" мәчетенә кереп, өйлә намазын укыганнар, намаздан соң хәзрәт балаларга нәсыйхәтләр биргән.

Ял итү һәм сәламәтләндерү атналыклары бистә мәчетләрендә генә түгел, авыл мәчетләрендә дә үтә. Мәсәлән, Кариле мәчетендә малайлар, ә Норманыкында кызлар өчен ял чаралары уздырылды. Ә соңгы көнне бәйрәм үткәрелде, биредә ял иткән һәр балага истәлекле бүләкләр бирелде.

Иман иңгән бала җәмгыятьтә югалып калмый, үз урынын таба, башкаларга ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

 

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия