Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәчетнең көмеш туе (+фото)

7 ноябрь көнне Яңгул авылында зур вакыйга булды – авылыбызда мәчет ачылуның 25 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм булды.

Анда мәртәбәле кунаклар: Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтие киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татар конгрессының Казан шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, күрше районнарның мөхтәсибләре, район авылларының имамнары катнашты. Шулай ук читтә яшәүче авылдашларыбыз да кайткан иде.

Иртәдән үк авыл өстендә яңгыраган Коръән аятьләре халыкны олы бәйрәмгә чакырып торды. Килгән һәр кеше кайнар чәй һәм коймактан авыз итте.

Бәйрәм башлануын ниндидер бер дулкынлану белән көттек. Кунакларның чыгышларын, вәгазьләрен тулы бер зал тын да алмый, йотлыгып тыңлады. Ә кечкенә балаларның матур итеп салават әйтүләре, мөнәҗәтләр укулары күздән яшьләр китерде. Бәйрәмебез кунагы Ильяс Халиковның мөнәҗәтләре дә күңелләрне айкады, уйланырга мәҗбүр итте.

Кичә дәвамында мәчетебезнең 25 еллык тарихы, эшчәнлеге экранда яктыртылып барды. Мәчет төзелешенә, эшчәнлегенә зур өлешләре керүчеләргә бүләкләр тапшырылды, инде мәрхүм булганнары да искә алынды.

Бәйрәм азагына барлык катнашучыларны мул табын, кайнар пылау көтеп тора иде. Иманга өндәүче мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк икән, дип нәтиҗә ясадык.

Ләйлә ГАБДЕЛХАКОВА

Яңгул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев