Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәчеттә яңа сулыш

15 октябрьда республикабыз халкы зурлап Корбан бәйрәмен билгеләп узды. Шул уңайдан, шушы көннәрдә генә редакциябезгә Пыжмара авылы халкы исеменнән бер хат керде.

Авылыбызда Икрам Котдус улы Сәфәров муллалык итә башлагач, мәчетебезгә дә яңа сулыш өрелде, - дип башлана ул. Мәчетнең бер көн дә буш торганы юк икән. Я мулланың Коръән китабын укып утырган чагы, я аның гөлләргә су сибеп йөргән вакыты, я келәмнәрдән тузан суыртып йөргән чагы була. Аның инициативасы белән авылдашлары Хәлим Әүхәтшин, Раниф Әхәтов, Шамил Җәләлов, Фаяз Кадыймов тырышлыгы нәтиҗәсендә мәчеттә тәһарәт алу бүлмәсе җиһазландырылган. 2нче группа инвалид булуына карамастан, мулла һәр эшне үзе башлап йөри. Авыл зиратының коймасын тимер сеткалар белән тоттырган.

Монда «Кама» хуҗалыгы рәисе Рәкыйп Нәҗиповка да рәхмәтле авыл халкы. Мәетне соңгы юлга озатканда барлык кирәк-яракны зиратка илттереп куя. Быел Гает намазын зурлап уздырганнар. Түбән Камадан кайткан авылдашлары Газинур Җиһаншинга вәгазь сөйләткәннәр. Тагын бер игелекле авылдашлары Нургаян Сафин мәчеткә палас, тәрәзәләргә япкычлар бүләк иткән. Йортларда Коръән ашлары уздырганда җыйналган акчаларны йорт хуҗасына биреп калдыруны да Икрам гамәлгә керткән. Корбан бәйрәмен Икрамыбыз күңелләребезгә кереп калырлык итеп оештырды. Аллаһның рәхмәте яусын аңа!» - ди Пыжмара халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250