Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Кеше мәчеттә үзен ничек тотарга тиеш?

Сорау: Кеше мәчеттә үзен ничек тотарга тиеш? Әлеге кагыйдәләрне мәчет ишегенә язып куярга мөмкинме?

Җавап: Фәких Әбү Ләйс Әс-Сәмәрканди «Тәнбихүл-Гафилин» китабында мәчеттә ихтирамга лаек булган 15 төрле үз-үзеңне тоту кагыйдәсен күрсәтә:

1. Укып утырмаучы яки зикер әйтмәүче кешеләрне мәчеткә кергәндә сәламләү. Әгәр мәчеттә беркем дә булмаса, яки андагы кешеләр намаз укысалар (яки зикер әйтсәләр) мәчеткә керүче түбәндәге сүзләрне әйтергә тиеш: «Әс-сәләмү гәләйнә мир-Раббинә үә гәлә гибәдилляхис-салихин» (мәгънәсе: «Аллаһы Тәгаләдән безгә һәм барлык мөэмин-мөселманнарга тынычлык булсын»);

2. Утырганчы ике рәкәгать «Тәхиятүл-Мәсҗид» намазын уку;

3. Сату-алу белән шөгыльләнмәү;

4. Корал алмау / кулланмау;

5. Югалган әйберне эзләмәү;

6. Тавышны күтәреп сөйләшмәү (зикердән кала);

7. Дөнья хәлләрен сөйләшмәү;

8. Утыручыларны атлап узмау;

9. Урын өчен талашмау;

10. Намаз укыганда рәттә басып торучыларны кысырыкламау;

11. Намаз укучының алдыннан узмау;

12. Төкермәу;

13. Бармакны шартлатмау;

14. Мәчеттә намаз уку урынын нәҗесләүләрен белә торып сабыйларны һәм акылга зәгыйфьләрне анда кертмәү;

15. Аллаһы Тәгаләне күбрәк зикер кылу.

Болар «Әл-Гәраиб» китабында да әйтелә.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти

 

dumrt.ru

Баш мөхәррир фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчеттә